Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Әзерлек башлана

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия яшьләр ватанпәрвәрлек эстафетасы башлана. Түбәнкамалыларны да аңа кушылырга чакыралар.
Кадет корпуслары һәм академияләре укучылары Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен тәртипкә китерәчәкләр. Ветераннарга, картлар йортында көн күрүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.

Лаеклы урын алган

Түбән Камада Гани Сафиуллинга бюст ачканнар. Ул Татарстан кадетлар корпусы янында урнашкан.
1942 елда Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизия Сталинград янында 18 меңнән артык дошман солдатын һәм офицерын әсиргә алып, 108 танк, бер меңнән артык машина, 22 очкыч, өч бронепоездны тар-мар иткән. Алга таба генерал җитәкләгән совет частьләре Румыния, Венгрия, Чехословакия илләрен азат итүдә катнашкан. Гани Сафиуллин 1957 елда запаска чыгып, 1973 елда Казанда вафат булган.

Авырмыйм, дисәң

Шәһәргә гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайтартылган.
Прививка ясагач та, авыруга каршы иммунитет 8-12 көн эчендә барлыкка килә һәм бер елга кадәр саклана. Әмма йомырка агына аллергия булган очракта, шулай ук хроник авырулар көчәйгәндә, прививка ясатмау хәерлерәк. Грипптан сакланасыгыз килсә, яшәү урыны буенча поликлиникага бару сорала. Алдан язылырга кирәкми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев