Туган як

Халыкара балалар яклау көнендә, инвалид балаларга зур бүләкләр ясаганнар

Инвалид балалар әти-әниләре һәм опекуннары ассоциациясе җитәкчесе Светлана Гыйльманова әйтүенчә, бәйрәмне оештыру өчен алар түбәнкамалыларга социаль челтәрләр аша, шулай ук НТР телерадиокомпаниясенә мөрәҗәгать иткәннәр.

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бүләкләр җыелды. Кемдер акча күчерде, кайберәүләр тәм-томнар белән ярдәм итте, аниматорлар, фотографлар килделәр. Аэродизайн белән шөгыльләнүчеләр гелий белән 150 шар кабартып биргәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: