Туган як

Халык күңелен яулаган драматург

Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» әдәби проекты кысаларында «Каләм алса – уй салыр» дип исемләнгән кичә булды. Ул танылган драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов иҗатына багышлап оештырылды.

Очрашуда төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре, студентлар, укучылар, гомумән, Данил Салиховның иҗатына битараф булмаган киң катлау китап сөючеләр катнашты. Тагын шунысын да язу артык булмас: бу көнне үзәк китапханәгә килгән кешеләрнең һәрберсенең бер уртаклыгы бар – алар барысы да татар әдәбиятына гашыйк кешеләр.

Китап сөючеләрне Данил Салихов иҗаты белән тирәнрәк таныштыру максатыннан, китапханәдә аның иҗатына багышланган күргәзмә дә куелган иде. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре көче белән оештырылган күргәзмәдәге китапларга, язучының шәхси китапханәсеннән алып килгәннәре дә өстәлде.

Мәртәбәле кунак әлегә кадәр әдәби проект кысаларындагы очрашуларда катнашкан башка язучылардан үзенчәлеклерәк: ул, нигездә, бик сирәк язучыларның гына теше үтә торган әдәби жанрда – драматургия өлкәсендә иҗат итә. Язучының тагын бер өстенлеге – сәхнә тормышын тамашачы буларак, залдан карап утырып кына белүчеләрдән түгел ул, данлыклы театрлар труппалары составында күп рольләр башкарган, катлаулы артист тормышын үз җилкәсендә татыган сәхнә әһеле буларак та беләбез аны.

«Сез – бар булмышыгыз белән сәхнә кешесе: кяфәтегез килгән, йөзегез күркәм, нинди генә рольләр башкарсагыз да, тамашачылар күңелендә онытылмаслык эз калдырган талантлы артист. Ә балачакта ниндирәк идегез? Әйдәгез, очрашуны әнә шул вакытларны искә алудан башлыйк әле. Әти-әниегез кемнәр? Алардан сезгә ниндирәк асыл сыйфатлар күчте?» – дип юкка гына сорамагандыр проектның авторы, сценарий язучысы һәм үзе үк алып баручы Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.

Данил Хәбибрхман улы, тумышы буенча, милләтебезгә күп кенә талантлы шәхесләр биргән Актаныш төбәгеннән. Сүз дә юк, «Оясында ни күрсә, очканында шул була» дигәндәй, киләчәк тормышы, һөнәре кешенең балачакта алган тәрбиясенә, ата-ананың шәхси үрнәгенә бәйле. Үзләре дә җыр-моңга гашыйк ата-ана кечкенә Данилның җырлавын, сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен һәрчак хуплый торган булганнар. Ул әнисенең көзге каршына бастырып җырларга өйрәткәнен, шул ук вакытта, кешеләр янында ничек итеп үз-үзеңне тотарга кирәклеген төшендергәнен, әтисенең сыздырып гармунда уйнавын һәм үзе үк кушылып җырлавын әле хәзер дә зур дулкынлану хисләре белән искә ала. Әнә шундый шартларда үскән малайның, киләчәктә сәхнә тормышын сайлавы бер дә гаҗәп түгел. «Мин генә түгел, апаларым да, сеңлем дә, җырга да, әдәбитяка да, мәдәнияткә дә гашыйк булып үстеләр», – ди драматург.

Алга таба тормышында да Данил Салиховка «бәхет елмая» – башта Казан музыка училищесының вокал бүлегендә укып, аннан соң Казан театр училищесын уңышлы гына тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты буларак олы сәхнәгә аяк баскан егет остазларыннан бик уңа. «Марсель Сәлимҗанов мәктәбе»н узарга туры килә аңа. Үзе дә театр дөньясына мөкиббән мәшһүр режиссер, яшь артистларда да сәхнәгә табынырлык дәрәҗәдә бирелгәнлек тәрбияли. Шулай итеп, булачак драматургның киләчәктәге иҗат эшчәнлегенә төпле нигез салына. Нәтиҗәсе озак көттерми, аның беренче язган сәхнә әсәрләреннән куелган спектакльләрне халык бик җылы кабул итә. Тамашчылар тиз арада яратып өлгергән «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем», «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», «Өзелгән йөзем», «Узып барышлый», «Чукрак», «Алла каргаган йорт» драмалары, «Хатын түгел – аҗдаһа», «Капчыктагы Мәгъфия», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» комедияләре һ.б. бик күп спектакльләре төрле сәхнәләрдә кат-кат куела. Комедия өлкәсендә иҗат итүче драматург әсәрләрендәге геройларның көлкеле образлары да әллә каян күктән төшерелмәгән, алар тормышның үзеннән алынган, шуңа күрә укучыларның мәхәббәтен тиз яулаган.

Китапханәгә очрашуга килгән түбәнкамалыларны Данил Салиховның сәхнә әсәрләре белән тагын да киңрәк таныштыру йөзеннән, Каенлы авылы «Тамаша» халык театры артистлары башкаруында «Коткарыгыз, каравыл!» комедиясеннән, ә Шәңгәлче авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры репертуарыннан «Язмыш» мелодраммасыннан өзекләр сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Һәркемгә ошады. Тамашачылар озаклап кул чапты.

Кичәдә җанлы әңгәмә Актанышта туып-үсеп, хәзерге вакытта шәһәребездә яшәп иҗат итүче күп кенә популяр җырлар авторы, күренекле җырчы, «Илһам» эстрада театры җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин һәм Каенлы авылы «Тамаша» халык театры режиссеры Разия Якупова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Гастрольләргә чыгып, концертлар куеп йөрмәсә дә, Данил әфәнденең үзе башкарган җырлары да олы сәхнәләрдә яңгырарлык дәрәҗәдә затлы. Тик, «тәмле әйбер күп булмый» дигәндәй, ул аларны менә шушындый эчкерсез очрашуларда, яраткан тамашачысына хөрмәт йөзеннән бер-икесен генә яңгырата. Түбәнкамалылар да аның «Ак калфакның табылган чагы» дигән җырын йотлыгып тыңладылар, көчле алкышларга күмделәр. Музыка училищесының вокал бүлегендә уку юкка гына булмаганы күренеп тора.

Данил Салихов киң кырлы язучы, талант иясе генә түгел, гаилә җанлы кеше дә әле. Кайвакыт без иҗат кешеләренең уңышлары турында күп сөйләсәк тә, аларны әлеге югарылыкка күтәрүдә илһам бирүче гүзәл зат, янәшсендәге хатыны турында искә алырга да онытабыз. Шунысы куанычлы, әлеге очрашуга Данил әфәнденең хатыны да чакырылган иде. Рәмзия ханым яшьлек хатирәләрен искә алды. «Мин бит танылган драматург Данил Салиховка кияүгә чыкмадым, Данил исемле гадәти бер авыл егетенә чыктым», – диде ул. Чыннан да, алда нәрсә буласын беребез дә белми. Ә инде үзара яхшы мөнәсәбәт, бер-береңне аңлый белү киләчәк үрләрне бергәләп яуларга зур ярдәм итә. Шулай булмаса, бу көнне алар шушы залда бер-берсенә бәхетле елмаеп, янәшә басып торырлар идеме?!

Кичәне алып баручы Гүзәлия Гыйбадуллина «Булганнан бар да була» дигән сүзләр белән, Данил Салиховның сәнгатьле итеп шигырь уку осталыгы турында да искә төшерде, әгәр дә мөмкин булса, берәр шигырь укуын да үтенде. Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла» дигән шигырен сайлады язучы. Укып кына калмады, шигырьне ничек итеп халык күңеленә үтеп керердәй итеп сөйләргә кирәклеге турында кыска гына «мастер-класс»та үткәреп алды. Хәер, шушы кичәдә яңгыраган һәр сүзе, сәнгатьчә итеп әйтелгән һәр җөмләсе, интонациясе үзләре үк җырлап барган шигырьгә тиң булуына игътибар итмичә калмаганнардыр очрашуга килгән китап сөючеләр.

Данил Салихов бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Милләт һәм тел язмышына карата вәзгыятьтә киеренкелек килеп туган катлаулы заманда шундый зур җаваплылыкны үз өстеңә алу, җиңел түгелдер, әлбәттә. Шуңа да карамастан, башка республикалар, илләр белән чагыштырганда, безнең республикада, әдәбиятның бүгенге хәле гел түбәндә түгел. Иң мөһиме, бездә республика җитәкчелеге тарафыннан әдәбиятка караш тиешле дәрәҗәдә. Хөкүмәт ярдәме белән китап чыгару тагын кайсы илдә генә калды икән?! Ә Татарстанда бу мөмкин эш. Әлбәттә, өлкән буын язучыларга алмашка яшьләр килү мәсьәләсендә борчылырлык сораулар бар әле. Данил Салихов ул хакта да үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Ике сәгатьтән артык барган әдәби кичә, сизелмичә дә узды. Соңыннан, әлбәттә, язучыны тын да алмыйча тыңлаган тамашачыларга да сүз бирелде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, шәһәребездәге Актаныш якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвис Ханов, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Римма Хәсәнова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, берләшмәнең актив әгъзалары – язучылар Нурзия Мирхазова һәм Фәтхулла Абдуллин әдипнең иҗатына карата үз фикерләрен әйттеләр, иҗат уңышлары теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Чара ахырында Данил Салихов шушындый матур кичә оештырганнары өчен – үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләренә, әлеге чарада актив катнашканнары өчен барлык китап сөючеләргә рәхмәтен белдерде һәм әлеге күркәм кичәнең истәлеге итеп китапларын бүләк итте. Ә безнең «Туган як» газетасын укучыларга теләкләрен язма рәвештә җиткерде (түбәндәге фото).


Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: очрашу мизгелләре.
Алмаз Фәттахов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: