Туган як

Халык фикерен исәпкә алу – мөһим бурыч

Түбән Камага эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Башта ул шәһәр мэры Айдар Метшин һәм «ТАИФ» АҖ генераль директоры, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖе директорлар Советы рәисе Руслан Шиһабетдинов белән капиталь төзекләндерүдән соң биологик чистарту корылмаларын (БЧК) ачу тантанасында катнашты.

БЧК 1966 елда ачылган. Бирегә шәһәрдән хуҗалык-көнкүрештә (19 процент) һәм предприятиеләрдән (81 процент) җитештерүдә файдаланылган сулар агып төшә. Төзекләндерүнең беренче этабы өч ел элек төгәлләнгән. 
«Түбән Кама Нефтехим» бу максатка 610,4 миллион сум акча сарыф иткән. 2018 елда исә икенче этап башланып, бу вакыт эчендә исләрне һавага чыгарга ирек бирмәүче яңа биналар һәм корылмалар төзелә, Европа технологиясе буенча эшләнгән яңа биофильтрлар урнаштырыла. Хәзер газларны чистартуның нәтиҗәлелеге 95 процент тәшкил итә. Аэротенкларны куллану исә агынты суларны чистарту барышында химик исләрне «тотарга», ә махсус бактерияләр ярдәме белән аларны бетерергә мөмкинлек бирә. 
Җиһазлар эшен махсус лаборатория тикшерә. Ул да тулысынча яңартылган. БЧК та барган эшне исә махсус урнаштырылган видеопанель аша күзәтеп була. 2019 елның мартыннан исә сәнәгать-яңгыр сулары агынтыларын чыгару өчен яңа коллектор төзелеше башланган. Аның озынлыгы 15 километр тәшкил итәчәк. Гомумән, биологик чистарту корылмалары төзекләндерү эшләренә өч миллиард сумнан артык акча кертелгән. 
«Экология мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт мөһим урында тора. Сәнәгать предприятиеләренең моны аңлап, күләмле экологик проектларны тормышка ашырулары куандыра гына», – диде Айдар Метшин. Руслан Шиһабетдинов әйтүенчә, бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Президентка шәһәребезнең яңа истәлекле урыны – «VELIKI» велосипедлар музеен да күрсәттеләр. Татарстанда бердәнбер шундый музей июльдә генә ачылды, үзендә тупланган 40 тан артык экспонат арасында сирәк очрый торганнары, мәсәлән, Швейцария хәрби велосипеды, Германиядә, Ригада җитештерелгәннәре да бар. Рөстәм Миңнеханов үзе «Салют» һәм «Урал» велосипедларында йөргәнен искә алды. 
Очрашу барышында 2020 елда Татарстанда гамәлгә ашырыла башлаячак «Безнең ишегалды» программасы турында да сөйләштеләр. Проект кысаларында республикада күп катлы йортларның ишегаллары яңартылачак. Бу максатларга 50 миллиард сум акча тоту планлаштырыла. Рөстәм Миңнехановка 2017 елда Яшьлек урамында тулысынча яңартылган шундый ишегалды үрнәген дә күрсәттеләр. Йортлары төрле төсләргә буялган, балаларга һәм олыларга ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, юлларга һәм тротуарларга капиталь ремонт ясалган, машина кую урыннары булдырылган, чүпне дә яңача – аерым җыю өчен мөмкинлек бар. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтүенчә, халык фикерен исәпкә алу, бергәләп киңәшләшү – бик мөһим бурыч. 
Эшлекле сәфәр барышында «Пионер» индустриаль паркында да булдылар. Аның төп резиденты  –  2018 елның 31 декабрендә ачылган «Циндао Бэйцзяэр Инвестирование» компаниясенең «Камасталь» корыч буяу заводы. Елына анда кимендә 50 мең тонна табаклы корыч буяу планлаштырыла. «Камасталь» шулай ук «Haier» компаниясендә җитештерелә торган көнкүреш техникасы корпуслары өчен корыч әзерли икән. 
Сәнәгать паркында түбә панельләре җитештерү предприятиесе дә уңышлы гына эшләп килә. Аның хуҗасы – Булат Мотыйгуллин «Камасталь» белән дә хезмәттәшлек итә. Ул проектка 428 миллион сум акча кертергә ниятли икән. 
2025 елга кадәр парк мәйданы 30 мең квадрат метрга кадәр киңәйтеләчәк, резидентлар саны 10 га җитәчәк, ә керемнәр 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, дигән планнар бар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: