Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халаттан гына чыгып йөгергән

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында өч көндә өч янгын чыккан.

Көндезге сәгать 2ләр тирәсендә Олы Афанасның Үзәк урамындагы 94 нче йортның януы турында хәбәр килеп ирешкән. Нәтиҗәдә, торак йорт янган, аның өлкән яшьтәге хуҗасы хәтта җылы кием алырга өлгермичә, урамга халаттан чыгып йөгергән. Беренче булып күршеләре ярдәмгә ашыккан. Урынга өч янгын сүндерү машинасы килеп, утны сүндергәннәр.

Бу вакытта әбинең кызы да килеп җиткән. Янгын күзәтчелеге ялкынның башка биналарга зыян салмавы турында хәбәр итсә дә, НТР хәбәрчесе белдерүенчә, янәшәдәге йорт тышланган пеноплекс, җилләтү торбалары, шулай ук гараж, сарай янган. Ут электр челтәренең яки электр җиһазларының аварияле эш режимы нәтиҗәсендә чыккан дип исәпләнелә. Йортсыз калган әби исә әлегә кызында яшәячәк. Ә менә эте авылда калачак. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр НТР медиахолдингына 077 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

Якшәмбе исә Түбән Уратма авылындагы Совет урамының 18 нче йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә, торак йорт янып беткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, күрше йортлар исән. Шул ук көнне 14.31 сәгатьтә шәһәрнең Урман урамындагы 5 нче йортта ут чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Ачыкланганча, икенче каттагы фатирның залында келәм янган. Ялкын тиз арада сүндерелгән, ләкин бүлмәнең түшәме һәм диварлары нык корымланган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев