Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хакын кайтарачаклар

Илдә, шул исәптән шәһәребездә санлы телевидениегә күчүгә әзерлек дәвам итә. Кемдер приставка, кемдер антенна сатып алып, куярга да өлгергән. Аз керемле гаиләләргә аның акчасы кире кайтарылачак икән.

Сүз уңаеннан, 2013 елдан соң җитештерелгән телевизорларга приставкалар сатып алуның кирәге юк, алар сигналны болай да тота. Компенсация күп балалы, инвалид яки инвалид бала булган гаиләләргә; 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга түләнә. 
– Әлеге гаиләләрнең һәм пенсионерларның уртача кереме кеше саен 20 мең сумнан артмаска тиеш, – дип аңлата социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева. 
Әгәр дә сатып алынган приставка яки антеннаның кибет чегы калган икән, аның бәясен кайтарырга мөмкин, әмма компенсация 1000 сумнан артмаячак. Әйтик, приставканың бәясе 800 сум булса – 800 сумы, 1500 сумга сатып алсагыз, 1000 сумы кире кайтарыла. Моның өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр социаль яклау идарәсенә килеп, гариза язарга кирәк. Үзегездә шулай ук паспорт, кибет чегы, хуҗа кеше үзе килә алмаган очракта нотариус рәсмиләштергән ышанычнамә, банк счеты номеры булырга тиеш. 
– Әгәр дә кеше югарыда әйтеп үтелгән категорияләргә кермәсә дә, әмма үзен компенсация алырга тиеш, дип саный икән, шулай ук безнең белгечләргә мөрәҗәгать итеп, соңгы өч ай өчен кереме турында белешмә алып килә ала. Гаилә кереме шулай ук кеше башына 20 мең сумнан артмаса, акча кайтарылачак, – дип искәртте Гөлсирин Җамалиева. 
Игътибар! Әгәр дә сезнең  өегезгә килеп яки телефоннан шалтыратып, үзләрен «социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре» дип таныштырып, компенсация түләргә теләүләрен әйтсәләр, ышанмагыз. Бу кешеләр – алдаучылар булыр. Социаль яклау идарәсенә үзегезгә барырга кирәклеген истән чыгармагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев