Туган як

«Кешеләрнең өметләре зурдан»

Түбән Кама мэры Айдар Метшин бу якшәмбедә сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.

Ул Кызыл Чишмәдәге участокта тавыш бирде. Мэр әйтүенчә, ул сайлауларга бик яхшы кәеф белән килде, чөнки бу бар кеше өчен дә мөһим вакыйга.

Айдар Метшин Түбән Каманың Кызыл Чишмә авыл җирлегендә зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте һәм әле дәвам итәчәк, дип ышандырды.

«Кешеләрнең өметләре зурдан, ул түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшырту белән бәйле. Минемчә, бу тотрыклылыкка, алга таба үсү, хәрәкәт итү теләгенә ярдәм итә һәм бүгенге кәефкә уңай тәэсир ясый», - диде ул.

Тавыш биргәч, мэр гриппка каршы прививка ясау бүлмәсе белән танышты. Табиблар сүзенә караганда, сайлау участогына килүчеләр гриппка каршы прививка ясата ала. Моның өчен үзең белән паспорт һәм полис булырга тиеш.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: