Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кешеләргә эш урыны да булыр

«Нижнекамский» авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы «Үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 39,9 миллион сумлык грантка ия булган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итте. Түбән Кама фермерларына сертификатны «Татарстанда Кыр көне – 2020» күргәзмәсендә ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров тапшырган. Кооператив грантны «Мөгезле эре терлекне эшкәртү» юнәлешендә откан. Мал сую өчен төзеләчәк бина 1450 квадрат метр тәшкил итәчәк, 50 кеше эш урыны белән тәэмин ителер дип көтелә. Проект буенча, анда көненә 500 баш терлек чалыначак; ит, ярымфабрикатлар җитештереләчәк.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X