Туган як

Кемгә – җәза, кемгә – бүләк

«Халык контроле»нә килеп ирешкән зарлар буенча, сыра сату кагый-дәләрен бозуның дүрт очрагы ачыкланган.

Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе-нең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итте. Билгеле булганча, сыра канун белән тыелган вакытта сатылган. Күзәтү-инспекция начальнигы Елена Кубасова әйтүенчә, барлык сәүдә объектлары төрле урыннарда урнашкан, әмма хуҗалары бер.

Канун бозучы административ беркетмә төзетү өчен Түбән Кама территориаль ор­ганына килергә тиеш булачак, ә зарларын белдерүчеләргә акчалата бүләк биреләчәк. Шунысы да бар, «Халык контроле»нә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр аноним була.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: