Туган як

Кемгә тиеш?

Ясалма яки катнаш тукландыруда булган Татарстанда яшәүче өч яшькә кадәрге балалар сөт ризыклары белән түләүсез тәэмин ителә. Мондый балалар яшәү урыннары буенча поликлиникада исәптә торырга тиеш.

Түләүсез сөт ризыклары түбәндәге очракларда бирелә:
– керем Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаса, гаиләдәге өч яшькә кадәр булган һәр балага;
–хроник авырулары булган балаларга. Әлеге авырулар исемлеге нкдгб.рф сайтының «мөһим мәгълүмат» өлешендә күрсәтелгән;
– ВИЧлы аналардан яки ВИЧ-инфекцияле булып туган балаларга.
Түләүсез сөт ризыклары алу хокукына ата яки ана гына ия була. Айга бер тапкыр педиатр рецепт язып бирә. Сөт кухнясына – Менделеев урамындагы 45б йортына талон белән килергә кирәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: