Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кем остарак йөртә?

Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлеге ир-егетләр арасында машина йөртү осталыгы буенча конкурс оештыра.

14 сентябрьдә Төзүчеләр бистәсендәге 91 нче йортта урнашкан автомәктәп базасында конкурста 60 яшькә җиткән ир- атлар һәм 55 яшьлек хатын-кызлар катнаша ала. Мәҗбүри шарт – «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булу. 18 сентябрьдә Агросәнәгать көллияте базасында уздырылачак конкурста машина йөртү стажы 2 елдан артмаган егетләр катнаша.
Конкурста катнашу өчен gibdd_nk@mail.ru электрон адрес буенча гариза бирергә яки Студентлар ур., 25 а, ЮХИДИ бүлегенең 309, 312 бүлмәләренә килергә. Телефоннары: 39-15-51, 39-16-50.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев