Туган як

Кем ничек бәйрәм итә...

Озакка сузылган ялларда «Ашыгыч ярдәм»не гадәттәгедән 1,5 мәртәбә күбрәк чакыртканнар. «Ашыгыч ярдәм»не гадәти көннәрдә уртача180 мәртәбә чакыртсалар, бәйрәмнәрдә исә әлеге сан 250-290га кадәр җиткән. Узган ун көн эчендә аягында басып тора алмаган - 169, спиртлы эчемлекләр кулланып агуланган - 10, махмырдан интегүче 69 исереккә ак халатлылар ярдәме кирәк булган. Шулай...

Озакка сузылган ялларда «Ашыгыч ярдәм»не гадәттәгедән 1,5 мәртәбә күбрәк чакыртканнар. «Ашыгыч ярдәм»не гадәти көннәрдә уртача180 мәртәбә чакыртсалар, бәйрәмнәрдә исә әлеге сан 250-290га кадәр җиткән. Узган ун көн эчендә аягында басып тора алмаган - 169, спиртлы эчемлекләр кулланып агуланган - 10, махмырдан интегүче 69 исереккә ак халатлылар ярдәме кирәк булган. Шулай ук, шәһәребез урамнарында таеп егылып имгәнүчеләр саны да күпкә арткан. Исерек баштан биш адәмгә пычак белән кадаганнар. Юл һәлакәтенә очраган 9 кешегә дә «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Ике кеше тәрәзәдән егылып имгәнгән, дип хәбәр итә «Ашыгыч ярдәм» станциясенең мөдире Рамил Гатауллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: