Туган як

Күңелләрдә якты эз калдырган бәйрәм

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Ул кайчандыр Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә иде. Хәзер элекке бәйрәмнәрнең исеме дә, җисеме дә үзгәреп бетте. Аларны белмәүдә яшь буынны гаепләп булмый. Без, өлкән буын, «Тарихны белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтемне күздә тотып, бәйрәмнәрнең килеп чыгуын һәм элек ничек уздырылуын яшь буынга җиткерергә бурычлы.

1886 елның 1 маенда Америкадагы Чикаго завод-фабрикалары эшчеләре 8 сәгатьлек эш көнен, көнкүреш шартларын яхшыртуны, хезмәт хакын арттыруны таләп итеп, эшләрен ташлый һәм урамга демонстрациягә чыга. Ләкин хөкүмәт кушуы буенча, полиция аларга каршы корал белән чыга һәм күп кан коела. Шуннан соң башка илләрдә һәм шәһәрләрдә дә эшчеләрнең протест хәрәкәтләре оештырыла.
1889 елның июль аенда Парижда II Интернационалның оештыру конгрессы делегатлары, 1890 елдан башлап, ел саен Чикагодагы кайгылы вакыйганы Искә алу көне итеп билгеләп үтәргә карар чыгаралар. Шул елдан башлап, хәзер дә төрле илләрдә 1 Май хезмәт ияләре арасында туганлык, теләктәшлек, бердәмлек көне итеп билгеләп үтелә башлый.
Россиядә 1 Майны беренче мәртәбә 1890 елда билгеләп үтәләр. Шуннан соң ул ел саен Бөтендөнья  эшчеләренең халыкара теләктәшлеге, бердәмлеге, хезмәт ияләре сафларының ныклыгы көне буларак билгеләп үтелә. 
1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң, илдә 1 Май бәйрәменең эчтәлеге кискен үзгәрде. Банклар, барлык төр транспорт, казылма байлыклар, завод-фабрикалар һ.б. халык милке булып исәпләнгәч, ил белән идарә итүдә халык төп рольне уйнагач, халык яулап алган хокукларны саклап калу һәм социаль тормышны тагын да яхшыртуны хөкүмәт җитәкчеләре белән бергәләп тормышка ашыруны күздә тотып, 1 майда «Тынычлык, хезмәт, май» дигән транспарантлар белән бергә, башлыкларның да портретларын күтәреп чыга башлыйлар...
Түбән Камада 1 Май демонстрациясе иң көтеп алынган, иң зур хәзерлек белән уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе булып саналды. Аңа хәзерлек берничә ай алдан башлана иде. Хәзерге «Кама» кунакханәсе янында трибуна урнаштырыла, аңа тавыш көчәйткечләр куела һәм шәһәр җитәкчеләре, зыялылар парад кабул итә иде. Демонстрация оркестр, эшчеләр колоннасы белән бара. Демонстрациядә югары уку йортлары студентларының, мәктәп балаларының трибуна яныннан узулары үзе бер могҗиза иде. Бу демонстрацияләр әле дә күпләрнең исендәдер. Ул чакта бәйрәм 2-2,5 сәгать дәвам итсә дә, сизелмичә дә уза иде. Аннан соң туганнар, дуслар бәйрәм өстәле янында очраша.
XX гасыр азагында җәмгыятьтә башланган сәяси һәм икътисди үзгәрешләр 1 Май бәйрәмен үткәрү тәртибенә дә зур үзгәрешләр кертте. Әмма ул өлкән һәм урта буын кешеләре күңелендә иң матур бәйрәм булып сакланыр. Хөкүмәт тә бу бәйрәмне хезмәт ияләренең көнкүрешен, эш шартларын яхшырту, бәхетле картлык тәэмин итү өчен чаралар күрәчәге турында сүз алып бара. Һәрхәлдә, шуңа өметләник, ышанып яшик. Конституциябез бар, конституциядәге хокукларның үтәлешен таләп итик.
Шунысын да онытмаска кирәк: без инде күптән социализм строенда яшәмибез. Кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кысу хисабына табыш алучылар күбәеп китте. Газетадагы материаллардан берәүләрнең очын-очка ялгап яшәүләрен, ә миллионерлар һәм миллиардерлар саны артып торуын укып беләбез. Димәк, «кеше кешене эксплуатацияли» тенденциясе яши һәм әлегә хөкүмәт тарафыннан чикләнми. Шул рәвешле, гади халыкның үз хокукларын яклавы дәвам итә. Ләкин инде революция юлы белән түгел, ул юлны Россия инде күрде, фаҗигале юл икәнен аңлады. Үз хокукларыңа Конституциягә таянып, закон нигезендә ирешү – бердәнбер юл.
Бәйрәм белән, шәһәрдәшләр! Бердәм булып, бер-беребезнең ярдәмен тоеп, якты киләчәккә өметне югалтмыйча яшик!  
Суфиян МИНҺАҖЕВ, 
лаеклы ялдагы мәгариф ветераны.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: