Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңелле һәм файдалы итеп уздырыйк

Түбән Камада Яңа елга әзерлек тулы куәттә бара: микрорайоннарда бәйрәм шәһәрчекләре төзелә, балалар бакчаларында сабыйлар җырлар-биюләр өйрәнә, яңа ел программалары әзерләнә... Әзерлек эшләре турында шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин сөйләде.

Бәйрәмгә әзерләнәләр

Шәһәрдә барлыгы сигез чыршы шәһәрчеге ачылачак. Тантаналар 21-29 декабрьгә билгеләнгән. Төгәл көнен һәм вакытын алдагы саннарның берсендә хәбәр итәрбез. Бәйрәм программалары мәдәният идарәсе һәм шәһәр предприятиеләре көче белән әзерләнә. Җирле артистлар катнашында концерт, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтеләчәк. 
Эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәме белән, Түбән Кама районының барлык авыл җирлекләрендә чыршы шәһәрчекләре ачылачак. 
Ике ел элек шәһәрнең телевизион манарасына яктырту җиһазлары урнаштыру бик матур һәм уңайлы булды, Яңа ел алдыннан ул чыршыга «әйләнә». 196 метрлы «бәйрәм агачы» республика чыршыларының иң биеге булачак. 

Каникулга планлаштырылган чаралар

Мәктәпләрдә кышкы каникуллар 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк һәм, гадәт буенча, Яңа ел кичәләре, бал-маскарадлар белән башланачак. 22-29 декабрьдә шәһәрнең – ике, Кама Аланының бер белем бирү йортында лагерьлар эшләячәк. Анда тормыш хәле авыр булган гаиләләрдән һәм профилактик исәптә торган 300ләп бала ял итәчәк. 
26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр мәдәният учреждениеләре күп кенә чаралар әзерли. Түбәнкамалыларга мастер-класслар оештыру, әдәби-уен викториналар уздыру, балалар өчен фильмнар күрсәтү һ.б. планлаштырылган. Ә.Фәтхетдинов исемендәге музейда балаларга һәм ата-аналарга бәйрәм бизәкләре һәм уенчыклар ясарга өйрәтерләр, шулай ук квестлар үтәчәк.
Ял көннәренә шәһәр парклары да чиратлашып үз программаларын әзерли, шуңа күрә кая барырга икәнлеген алдан сайлап планлаштыру мөмкинлеге бар. Мәсәлән, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, шәһәр китапханәләре белән берлектә, танып белү һәм күңел ачу чаралары узачак. «Гаилә» паркы түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын 3 гыйнварда «Кышкы уен-көлке» күңел ачу программасына, 4 гыйнварда «Кар кызы һәм Убырлы карчык ярышы» тамашасына, 7 гыйнварда исә «Раштуа тылсымы» чарасына чакыра. Лемаев скверына киләчәк балалар өчен төрле уен программалары әзерләнгән. 
Яшь тамашачы театры артистлары исә өч спектакль әзерли. Алар Халык иҗаты йортында күрсәтеләчәк. 7 гыйнварда «Түбән Кама рус җәмгыяте» оешмасы «Раштуа очрашулары» оештыра. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары да катнашыр дип көтелә. 

Кама Аланында да күңелле булачак

21 декабрьдә Кама Аланында районның авыл җирлекләре артистлары катнашында гала-концерт узачак. 26 декабрьдә «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә 1-5 сыйныфларда укучы, шулай ук  физик мөмкинлекләре чикле булган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 150 бала өчен Кама Аланы башлыгының чыршы бәйрәме оештырыла. Бәйрәм кунаклары «Убырлы карчык Кар кызы булырга тели» дип аталган яңа ел әкиятен караячак. 31 декабрьдәге бәйрәм кичендә исә балалар һәм олылар өчен күңел ачу программасы күрсәтелә.

Актив ял яратучылар өчен

Түбән Камада 40 шугалак эшли: шуларның 27се – шәһәрдә, 13е – районда. Тимераяклары булмаганнар вакытлыча алу пунктларына мөрәҗәгать итә ала. Алар «Шинник» спорт комплексында, «Батыр» физик культура-сәламәтләндерү комплексында, Нефтехимиклар паркында урнашкан. 
Чаңгыларны вакытлыча алып тору урыннары 20 декабрьдән 5 мартка кадәр «Батыр» спорт комплексында (10.00-19.00 сәгатьләрдә), «Алмаш» базасында (9.00-20.00 сәгатьләрдә) эшли. Чаңгы трассалары  кичке сәгать 10га кадәр яктыртыла. 
Футбол яратучыларны 3-6 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы бүләгенә футбол турнирына чакыралар. Елдагыча, ул «Батыр» физик культура-сәламәтләндерү комплексында узар. 6 – гыйнварда чаңгыда йөрергә, 8 гыйнварда - тимераякта шуарга яратучылар өчен бәйрәм оештыру планлаштырыла.     
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев