Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күчмә кибетләр эшләячәк

Сухрау авылы территориясендә яңа ачылган «Түбән Кама» кулланучылар кооперативына сәүдә итү өчен җиһазландырылган ике машинага ачкычлар тапшырылды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев катнашты.

Сәүдә өчен махсус җиһазландырылган бу «ГАЗель» автомобильләре Түбән Кама районындагы кибетләре булмаган кечерәк 23 авылны азык-төлек белән тәэмин итү өчен файдаланылачак. «Автокибет»ләр республика программасы ярдәме белән сатып алынган.
Шуны да искәртү урынлы булыр: бу яңа кооператив кече хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтәчәк. 2020 елга кадәр кече фермер хуҗалыкларының санын 67гә җиткерү планлаштырыла. Проект ике этапта тормышка ашырылачак. Беренче этабында гомуми инвестиция күләме 38 миллион сум тәшкил итәчәк. Аның 18,6 миллион сумы – хөкүмәт ярдәме, ә 19,4 миллион сумы –  инвесторның үзеннән кергән шәхси акча.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев