Туган як

Көчле рухлылар сынатмый

Югары Чаллы авылының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат базасында армрестлинг буенча XII Республика ярышларының зональ этабы узды.

Әлеге ярышларда 8 команда – Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Кукмара, Әгерҗе һәм Түбән Кама районнарыннан сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 48 бала катнашты. Болар – җанатарларны, ата-аналарны һәм тамашачыларны исәпкә алмаганда, төрле авырлык үлчәүләрендәге үсмер кызлар һәм малайлар. Һәр авырлык үлчәвендә узган еллардагы Спартакиадаларда канашып җиңү яулаган балалар да бар иде. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды.
Спорт бәйрәмен армрестлинг буенча үсмерләр арасында Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы Илгиз Әлхәт улы Нәфыйков ачты. Ул мастер-класс күрсәтте, армрестлинг кагыйдәләре турында үтемле итеп сөйләде, армспорт белән шөгыльләнүнең нечкәлекләрен аңлатты. хәзерге вакытта И.Нәфыйков – Казан энергетика көллиятенең 1 нче курс студенты.
Үсмерләр барысы да яхшы әзерлек белән килгән. Киеренке ярышларда бу ачык күренде. Беренче урынны алу өчен көрәш аеруча озак барды һәм тамашачылар өчен кызыклы булды.
Әлеге спорт чарасын оештыруда «Автомобилист» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илһам Булатов зур ярдәм күрсәтте. Барлык җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Беренче урынны алучыларга – 1000 сум, икенчегә – 500 сум, өченчегә 300 сум күләмендәге  премияләрне Илһам Илдар улы үзе тапшырды. Ә командалар арасында җиңеп чыккан Актаныш районы Такталачык авылы мәктәп-интернаты командасына Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов гравюралар белән бизәлгән бик матур күчмә кубок тапшырды.
Рафаил КАРАМОВ, мәктәп директоры. 
Фотоларда: җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: