Туган як

Күбрәк акча алалар

Түбән Кама табиблары күрше Яр Чаллы шәһәрендәге коллегаларына караганда күбрәк эш хакы алып эшли.

Безнекеләрнең уртача эш хакы 67499 сум булса, Яр Чаллыда – 66737 сум. Ә Зәй табибларының эш хакы Татарстан буенча иң югарысы. Алар уртача 71099 сум акча ала икән. Кама Тамагы районы табибларының эш хакы иң азы – 54996 сум. Бу мәгълүматларны Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең, территориаль органы республика бүлеге җиткерә.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: