Туган як

Казанышлары өчен

ТР Президенты Указы белән, фидакарь хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүдә лаеклы өлеш керткәне өчен, Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Әлеге вазифаларны Роберт Гарипов 2010 елдан башкара. Аңа кадәр ул Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратында эшләгән. Бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: