Туган як

«Кайнар нокта»ларда булганнар

Түбән Камада Россия эчке гаскәрләре көненә багышланган митинг узды. Чарада мәктәп укучылары, ветераннар катнашты.

Һәрберсенең үз тарихы. Биредәге эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрнең күбесе – Төньяк Кавказга җибәрелгән һәм шунда хәрби бурычларын үтәгән кешеләр, тынгысыз һәм куркыныч вакытларда андагы торак пунктларда тәртип саклаганнар.
Митинг вакытында эчке гаскәрләрдә озак хезмәт иткәннәргә бүләкләр дә тапшырдылар. Шуларның берсе – 17 ел шул гаскәрләр сафында булган Виктор Никонов. Митингта бу гаскәрләрнең мөһимлеге, алар алдында торган бурычлар турында да сөйләделәр. 
Ветераннар вафат булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: