Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Картиналары гүзәллекне ачып бирә

13 гыйнварда Әхсән Фәтхетдинов музее иҗатка битараф булмаган барлык кешеләрне — сынлы сәнгать осталарын, аларның укучыларын һәм республика рәссамнарының иҗатын яратучыларны үзенә җыйды.

Алар барысы да «Татарстанны данлап» («Воспевая Татарстан») күргәзмәсен бәяләргә җыелдылар. Әлеге иҗади проектта Яр Чаллы һәм Менделеевск шәһәрләреннән 8 рәссамның 70 картинасы тәкъдим ителде. 

Ул рәссамнар Можга һәм Сарман шәһәрләрендә сәнгать күргәзмәләрен уңышлы үткәргәннәр иде инде. «Татарстанны данлап» — коллективның натюрморт, пейзаж һәм сюжет композициясе жанрларындагы иҗатларны чагылдырган өченче күргәзмә. Төркемнең идея җитәкчесе һәм илһамга рухландыручысы Мария Фадеева үзе лирик пейзажны өстен күрә. Татарстанның гаҗәеп матур табигате, тарихи һәм тыюлык урыннары — рәссам картиналарында әнә шулар чагылыш тапкан. 

Рауза Латыйпова-Иванова исә төрле техникаларда башкарылган пейзажлар һәм натюрмортлар авторы. Рәссамның иң яраткан темаларыннан берсе — чәчәкләр һәм аларның күптөрлелеге. 

Ә менә рәссам Николай Фадеев иҗатында пейзаж аерым урын биләп тора. Ул илһамны нәкъ менә туган як табигатеннән ала. Аның пейзажларында туган табигатебезнең барыбызга да таныш почмаклары сурәтләнгән. 

Ольга Фадеевага этнографик милли тема якын. Ул — халык традицияләрен чагылдырган рәсемнәр авторы. Аның картиналарында декоратив стиль һәм символизм сизелә. Яраткан жанры — натюрморт һәм этнофутуризм юнәлеше. 

Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән без тирә-юньдәге дөньяның гаҗәеп матурлыгын сизмибез дә. Рәссам Әбүзәр Габдрахмановның реализм стилендә ясалган пейзажлары бу бушлыкны тутырырга һәм аның бөтен матурлыгын күреп, табигатьтән ләззәт алырга ярдәм итә. Автор төрле жанрларда иҗат итә.

Акварель эшләре, пастель картиналары һәм батик остасы Әлфия Ситдыйкованың эмоциональ бай эчтәлекле иҗатында тормышка, табигатькә чиксез мәхәббәт күзәтелә. Рәссам иҗатында чәчәкләр гаҗәеп урын алып тора. 

Гүзәл Колчеринаның катнаш техникада ясалган матур, эмоциональ паннолары, бай төс комбинацияләре һәм якты төсләре аша дөньяның матур якларын күрәбез.

Әнисә Шәйхетдинова — станок графикасында һәм сынлы сәнгатьтә башкарылган эшләр авторы. Образларны һәм идеяларны ачу өчен үз эшендә стилизация һәм декоратив алымнарны кулланып, төрле техника һәм материаллар белән тәҗрибә ясый.
Резидә Мөбарәкова, Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев