Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Каршылыклар аша йөгерү

Түбән Кама муниципаль районы эчке эшләр идарәсе «Яхшыларның да яхшысы» дигән гадәти булмаган йөгерү ярышы оештырды.

Анда барлыгы 16 команда катнашты. Болар – Түбән Кама эчке эшләр идарәсе, шәһәр прокуратурасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкилләреннән 6 шар кешелек командалар. 
Ярышта катнашучылар 5 километр араны йөгереп узарга тиеш иде. Дистанциядә 10 төрле каршылык үтәсе: авыр покрышкалар тәгәрәтү, койманы сикереп чыгу, сулы чокыр аша үтү, тауга каршы йөк тарту, тауга күтәрелү һ.б. Әгәр берәрсе дистанциядән чыкса, ул команда ярыштан читләштерелде.
Йөгереш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама эчке эшләр идарәсе командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – идарә җитәкчелеге командасы. Ә гадәттән тыш хәлләр бүлеге командасы – өченче урында.
Бәйрәм ахырында ярышта катнашучылар һәм җанатарлар бергәләп пылау һәм шашлык белән сыйландылар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев