Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кануннар үтәлсен

Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә зыян күрүчеләр еш кына кибетләрдә сатучылар яки хезмәт күрсәтүче оешмалар белән бәхәс килеп чыкканда киләләр. Бу юлы да сүз шундый очракларның берсе турында булыр.

Бер түбәнкамалы эретеп ябыштыру өчен битлек сатып алган, әмма алып кайткач, пыяласы начар икәнен күргән. Ир кибеткә барып, товарны тикшерүгә тапшырган, әмма битлек ике ай (!) узгач кына кайтарылган. Өстәвенә, сатучылар гарантия буенча төзәтүдән дә, акчаны кире бирүдән дә баш тартканнар. Янәсе, тикшерүчеләр товарда бер-нинди кимчелек тапмаганнар: бәяләмәдә «яктылык фильтры төзек, пыялада тырналган урыннар бар, шуңа күрә гарантия буенча кабул итмибез», дип язылган. Бәлки, гаеп чыннан да кулланучыда булгандыр. Әмма тикшерү, канунда күрсәтелгән вакыттан озаграк барганга, иргә акчасын кире кайтарганнар.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук, Түбән Кама территориаль органы «кайнар линия»сенә 8(8555)36-63-76 номеры буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә шалтыратыгыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X