Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр

Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.

Видеоязмадан күренгәнчә, ике үсмер ярдан шактый ерак йөзгән зур боз кисәгендә йөри. Автор ата-аналарны балаларына күз-колак булырга куша. Тик менә үз баласы шулай йөгерсә, төшерер идеме? Ә бу балалар боздан төшеп китеп, бата башласа, ярдәмгә килер идеме?

Яр Чаллы шәһәрендә исә Мәләкәс елгасында бозлар өстендә дуслары белән йөргән бер 13 кыз суга төшеп киткән. Бәхеткә, ул ярга исән-сау чыга алган.  

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев