Туган як

Кама Аланында хокук сакчыларына ярдәм итәргә теләүчеләр табылган

Полиция хезмәткәрләре көн саен урамнарны, йорт ишегалларын, балалар мәйданчыкларын тикшерә.

Аларга халык дружиналары да кушылган. Тик, хокук сакчыларыннан аермалы буларак, алар, нигездә, аңлату эшләре алып бара: битлек киюнең, антисептик куллануның, өйдә утыруның әһәмияте турында җиткерә. Үзиреклеләр өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек алып кайта, чүпләрен чыгара, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түли, этләрен урамга алып чыга. Аларны чакыртыр өчен 8(8555)43-08-42 номерына шалтыратырга кирәк. Бүгенге көнгәчә Кама Аланында коронавирус инфекциясенең бер генә очрагы да теркәлмәгән. Мәскәүдән кайткан 10 кеше мәҗбүри үзизоляция режимын саклый.

фото e-nkama.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: