Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кама Аланына рәхим итегез

Кама Аланы бистәсе 17 августта «туган көн»ен билгеләп үтәчәк. 37 ел тулу уңаеннан, анда күптөрле кызыклы чаралар оештырылачак. 18 августта исә 11.00 сәгатьтә балалар арасында автокросс буенча республикакүләм ярышлар узачак.

17 августта бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана. Аны ачу тантанасы «Олимпия» боз сарае сәхнәсендә узачак, аннары бәйрәм демонстрациясе булачак. «Чулман-Су» кинотеатры янында 16.00 сәгатьтә «Камско-Полянская уха – 2019» шәһәр кулинария фестиваленә көтәләр. Балалар да читтә калмаячак, «Олимпия» һәм «Чулман-Су» янында алар өчен махсус мәйданчык оештыру, аттракционнар әзерләү, «сабын куыгы» тамашасы кую, уеннар уздыру планлаштырыла. Ә Җиңү паркында кичке сәгать 4 тә физик күнегүләр яратучыларны «Яшел фитнес»ка көтәләр. Биредә шулай ук спорт уеннары үткәрәчәкләр. Үзәк урамда сәүдә рәтләре эшләячәк.
18.00 сәгатьтә «Олимпия» боз сарае сәхнәсендә Кама Аланы, Түбән Кама, Ижау, Казан артистлары катнашында концерт узачак, Үзәк урамда исә дискотека оештырырга ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев