Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кама Аланы торак-коммуналь хуҗалык предприятиесенә кар чистарту техникасы кайтартылды

Татарстанның коммуналь хезмәтләр оешмаларына 46 махсус машина тапшырылды: үзбушаткычлар, автогрейдерлар һәм тракторлар. Барлыгы 2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган.Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Түбән Камадан биредә район башлыгы Айдар Метшин һәм Кама Аланы җирлеге башлыгы Александр Павлов бар иде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада коммуналь хезмәтләрнең автомобиль паркын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Моңарчы 200 берәмлек техника тапшырылган иде. Моннан тыш, 80ләп „КАМАЗ“ автомашинасы ремонтланган. Бу эш кешеләрнең кәефе әйбәт булсын өчен: юллар вакытында чистартылсын һәм ремонтлансын, кирәкле хезмәтләр күрсәтелсен өчен киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Кама Аланы  яңа заманча МТЗ-82.1 тракторына ия булды: төягече һәм махсус щеткасы  булган әлеге техника   шәһәр хуҗалыгын тәртиптә тоту өчен бик кирәк.

 

"Коммуналь хезмәтләр кышкы сезонга тулы көченә әзерләнә, - бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.- Узган атнада  торак йортларга җылылык бирү башланды. Ике атна дәвамында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре, җылыту системасын җайга кертү эшләре башкарылачак, шуннан соң без җылыту системасын 100 процентка тоташтыру турында сүз алып бара алачакбыз". 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев