Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Каләмнәре тутыкмасын, иҗат дәрте сүнмәсен!

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә 50 ел тулу уңаеннан, Красный Ключ поселогындагы «Мирас» мәдәният сараенда «Ак каламның шигъри аһәңнәре» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Ярты гасыр  – тарих күзлегеннән караганда бик күп вакыт түгел. Ләкин әле ике генә ел элек үзе дә 50 еллык юбилеен уздырган Түбән Кама өчен, бу аз да түгел. Димәк, әдәби берләшмәне шәһәребезнең «тиңдәше» дияргә була. Ул шушы шәһәр белән бергә үскән, анда яшәүчеләрнең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерүдә әһәмиятле урын биләгән иҗтимагый оешма.
«Кама таңнары»ның чишмә башында торган каләм әһелләре – шагыйрьләр, язучылар – нигездә, биредә төзелеп килүче химия комбинатында эшләүчеләр, илебезнең төрле төбәкләреннән комсомол чакыруы буенча удар төзелешкә килгән яшьләр булган. Түбән Кама юкка гына «Яшьлек шәһәре» дип аталмаган. Ә яшьләр булган җирдә иҗат та чәчәк ата.
Дөрес, башта ул әдәби түгәрәк буларак кына ачылган, тора-бара, анда йөрүчеләр саны арткач, берләшмә итеп үзгәртелгән. Беренче оештыручылары Камил Гыйльмуллин, Рахмай Хисмәтуллин һәм Айдар Хәлим исемнәрен белмәүчеләр хәзер шәһәребездә сирәктер.
Ул чакларда берләшмә утырышларына язучылар гына түгел, җырчылар, музыкантлар, рәссамнар да йөргән. Ләкин, әдәби иҗат һәрчак беренче урынга куелган. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кәламнәрен чарлап, олы әдәбиятка килгән һәм хәзерге вакытта халкыбызда зур танылу алган Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Мөхәммәт Шәйхи, Фәнзаман Баттал, Фәннур Сафин, Әхмәт Гадел, Хатыйп Касыймов, Зөлфәт Хәким, Мизхәт Хәбибуллин, Таһир Нәбиуллин, Илдар Хәйруллин һәм башка бик күпләрнең исемнәре яңгырады әдәби берләшмә кичәсе сәхнәсеннән.
Берләшмә әгъзалары шигырь-хикәя язу белән генә чикләнмиләр, газеталарга мәкаләләр, очерклар да язалар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыралар, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрәләр. Күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләренә көйләр дә язылган һәм алар сәхнәләрдә башкарылып, халык арасында популярлашып өлгерделәр. Шәһәр һәм район китапханәләрендә әледән-әле язучылар белән очрашулар, яңа чыккан китапларны укучыларга тәкъдим итү кичәләре оештырыла, ел саен Г.Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрелә.  
50 ел дәвамында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә 200дән артык иҗат кешесе каләм тибрәткәнен, 150ләп китап нәшер ителгәнен, күмәк җыентыклар, альманахлар чыкканын да әйтсәк, берләшмә тарафыннан башкарылган эшләрнең ни дәрәҗә күләмле булуын күз алдына китерү кыен түгел...
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә төрле елларда җитәкчелек иткән Фәтхулла Абдуллин, Нурулла Гаптуллин, Рәфәт Шәйдуллинны да сәхнә түренә чакырдылар. Алар истәлекләре белән уртаклашты. Дөрес, берләшмә гел күтәрелеш кенә кичермәгән, эшчәнлеге сүлпәнәйгән заманнар да булгалаган. Бу хакта Нурулла Гаптуллин да искә төшерде. Әйтик, узган гасырның 90 елларында аның сүнеп-сүрелеп калуын да билгеләп узарга кирәк. Ләкин шундый кыенлыкларга карамастан, берләшмә кабат җанланган. Бу урында, «Кама таңнары»ның эшчәнлеген җанландырып җибәрүдә үзеннән зур өлеш керткән, хәзер инде мәрхүмә Әлфирә Фәтхетдинова исемен әйтмичә мөмкин түгел. Озак еллар берләшмәгә җитәкчелек иткән Фәтхулла Абдуллин хезмәте шулай ук мактауга лаек. Хәзерге вакытта әдәби берләшмә белән Рәсимә Нәбиуллина уңышлы гына җитәкчелек итә. 
Бу урында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә озак еллар йөргән һәм әле дә берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан булган өлкән шагыйрьләр Рифкать Имаев, Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачев, Нәфисә Баязитова, Анастасия Усачева, Ралия Кәримова, Рәфыйк Әхмәдиев исемнәрен атап узмыйча мөмкин түгел. Хәзер алар эшен яшьрәкләр Фәнүзә Сабирова, Рәмзия Вәлиева, Әлфия Сибгатуллина, Инсаф Кашапов, Васил Камалов, Асия Сафина, Гөләндәм Галиева һ.б. дәвам итә. 
Юбилей кичәсенә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы Факил Сафин, күренекле шагыйрь, прозаик, публицист Айдар Хәлим, «Мәйдан» журналы редакторы Фидаил Мәҗитов килгән иде. Дистә еллап «Кама таңнары» әгъзасы булган, бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итүче Илзирә Вәлиуллина да каләмдәшләрен юбилей белән котлады. Кунаклар «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләргә иҗат уңышлары теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар.
Район мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбарәкшина, юбилей уңаеннан, берләшмә әгъзаларына Рәхмәт хатлары бирде һәм якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең котлау сүзләрен укыды. Аксакаллар шурасы, мәгариф идарәсе вәкилләре дә әдәби иҗатчыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев берничә шагыйрьгә Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазовага ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырды.
Чарадагы чыгышлар җирле сәнгать коллективларының һәм артистларның җыр-биюләре белән үрелеп алып барылды. Шуңа күрә ике сәгатьтән артык вакытның узганы сизелмәде дә. Монда инде сценарийның авторы, Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхразый кыз Гыйбадуллинаның осталыгына һәм һөнәри сизгерлегенә сокланырга гына кала.
Фәрит ИМАМОВ.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев