Туган як

«Калфак кына димәгез...»

Татар конгрессы, «Ак калфак» ханымнары ярдәмендә, Халыклар дуслыгы йортында калфак тегү буенча осталык дәресе оештырды. Катнашучылар баш киеме тегү нечкәлекләренә төшенделәр.

Дәрескә килүчеләрне фойеда милли сәхнә күлмәкләре кигән ике яшь сылу – медицина көллиятенең студент кызлары каршы алды. Татар теле укытучысы Илһамия ханым Зәйнуллинаның, туган як сөйләмен оныта күрмәсенннәр, үз төбәкләрендәге гореф-гадәтләрне сакласыннар дип, шулай үз укучыларын милли кичәләргә беренче курстан ук җәлеп итә торган бик матур гадәте бар. 
Һәр төбәкнең үз тарихы бар. Киемдә, мәсәлән, ата-бабаларыбыз кәсепләре, тормыш шартлары, сәүдә үсеше көзгедәге кебек чагыла. Традицияләр күчә, шул ук вакытта камиллеккә, яңарышка омтылыш та күренә. Калфакны гына алыйк. Чыгышы буенча төрки халыклардан дигән фаразлар бар. Кайбер этнографлар Сөембикә ханбикә башындагы очлы конус кебек баш киемен казахларныкына охшаталар. Казан ханлыгы таркалуга, такыяның каты өске өлеше кыскартыла һәм ул башка форма ала. Шәригать кануннары буенча, татар хатын-кызлары урамга чыкканда аның өстенә бөркәнчек яба башлыйлар. Калфак исемендә безнең көнгә кадәр килеп җиткән баш киеме гасырлар үткән саен калыбы, тукымасы, бизәлеше буенча үзгәрешләр кичергән. 


Калфакның төрләре күп. Мәсәлән, яшүсмер кызлар өчен йомшак бәрхеттән матур бизәлешле башлык-кәттәжи теккәннәр. Хатын-кызларда түбәтәйгә охшаш түгәрәк формадагысы, аннары, ян якка аударып кия торган зуррак күләмлесе киң кулланыш тапкан. Әүвәлгерәк маңгай турын чигү белән, ә салынма өлешенә чуклар өстәп бизәгәннәр. Әкренләп, кул эше осталары калфакларны чын сәнгать әсәренә әверелдерә. Бай гаиләләрдә алтын җепләр, энҗе һәм сәйлән белән чиккәннәр. XX гасыр башына калфакның күләме кечерәеп кала. Гомумән, Тукай чорына таба белемгә, яңалыкка омтылган, сәүдә һәм сәнәгать белән мәшгуль булган шәһәр халкының, татар зыялыларының киемнәре европалаша. Бу Ф.Әмирхан әсәрләрендә ачык күренә. «Танымаганлыктан таныштык» хикәясендә Разия туташны  «...өстенә русча киенгән, ләкин башына кечкенә генә калфак эләктереп, өстеннән ак шарфик салган... үзенә килешеп торуы белән яхшы хис калдырды», – дип тасвирлый. Туташлар бил һәм җиң өлешендә тарайтып тегелгән күлмәкләрдән йөри башлыйлар, ә кечкенә калфаклары чәчкә кадап куела торган бизәнү әйберенә әверелә. 
Совет чорында татар филармониясенең җыр һәм бию ансамбле артистлары күз явын алырлык калфаклардан чыгыш ясыйлар иде. Халык композиторы Сара Садыйкова музыка сәнгате тарихына ак калфактан кереп калды. Әле дә театрга, махсус Г. Камал спектакльләренә, сәхнә түрендә калфак өстеннән ефәк шәльяулык япкан чибәр абыстайларны күрергә йөрүче тамашачылар бар. Инде XXI  гасырга җитсәк тә, милли зәвык төшенчәсе бөтенләй үк онытылмаган икән, киресенчә, элекке кием үрнәкләре белән кызыксыну артты. 2014 елның маенда Казанга «Ак калфак» оешмасы форумына дөнья илләреннән татар хатын-кызлары төрле фасондагы затлы калфаклардан килделәр. Шуннан соң Сургут, Ульян, Сарытау якларында, гомумән, татар яшәгән бар төбәктә калфак тегү хәрәкәте башланды.


Безнең татар конгрессы да, «Остаз» проекты кысаларында, быел февральдән калфак тегү түгәрәге оештырып җибәргән иде. Укучы кызларның уңышын күреп, яше өлкәнрәкләр дә өйрәнергә теләк белдерделәр. Апрель ае осталык дәресенә кырыккка якын катнашучы җыелды. Араларында төрле һөнәр ияләре. Уналты яшьлек Гүзәлне үз кулы белән теккән калфактан йөрү кызыктыра. 35 нче лицей укытучысы Гөлнар Исмәгыйль кызы Галиева үз классының кызларын өйрәтмәкче, чөнки дуслык фестивале өчен ел да сәхнә киемнәре эзлиләр икән. Илсөяр апа Шәйхиева җиде яшьлек оныгы Ләйләне сөендерергә тели. Рәттән урын алган Земфира апа белән яшь чакта кич утырып кулъяулык, сөлге, тастымал чиккәннәрен дә искә төшереп алдылар. Бу мөслимә ханымнар фикеренчә, калфак һәм чигүле муенсалар Коръән мәҗлесләре өчен дә матур.   
Зал тынып калуга, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев «Ак калфак» җырын сузып җибәрде. Аннары: «Калфак кына димәгез, тарихы гасырлардан килә аның. Вакыт табуыгыз өчен рәхмәт, ма-тур утырасыз», – дип, барчасына уңышлар теләде. Нәкъ кич утыргандагыча, кулда – энә белән җеп, ә  янда гармунчы уйный. Өлгеләр һәм тукыма кисәкләре алдан әзер иде. Калфак тегү түгәрәге җитәкчесе Алсу Рафис кызы Гыйниятуллина кайсы өлешен ничек тоташтыру турында тәфсилләп аңлатты. «Нечкәлекләргә нык игътибар бирә ул, – ди татар конгрессы башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, – менә мин үзем аның беренче дәресендә бизәлеш рәсемнәренең мәгънәсенә төшендем. Лалә чәчәге яңарыш билгесе икән. Гөлчәчәк, миләш бәхет китерә. Кашкарый гөле – озын гомер символы».
Тукымалар сайлауның  да үзенә бер үзенчәлеге бар. Каркас өчен дублерин кирәк, эчлеккә ак бәз әйбәт, велюр яки бәрхет белән тышлана. Энә өчен уңайлысы – бәрхет, ул сыпылмый да. Элекке гасырларда аны сәүдәгәрләр кәшемир һәм ефәк шәлъяулыклар белән бергә Франциядән кайтарганнар. Быел яшел һәм зөбәрҗәт төстәгесенә сорау зур икән, тукымалар кибете тотучы Гөлсинә ханым Санкт-Петербургка баргач, халыкара күргәзмәдә күреп кайткан. Алтын һәм көмеш бизәкләр дә бик актуаль диде. 
Калфакларын әзер итеп өлгергәннәр дәрес азагында милли орнамент төшерү күнекмәсенә дә өйрәнә алды. «Бар күнекмәләрне истә калдыр, кирәк булыр, бәлки  үзебезнең Тукай китапханәсендә кул эшләре остаханәсе дә ачып җибәрербез әле», – ди Әнфисә Фәйзетдинова яшь белгечләре Гөлназ Шалафаевага. «Ак калфак» чараларында гына түгел, әдәби кичәләрдә дә калфактан утыручы гүзәл затлар күренгәли икән. «Бүгенге буын  милли кием тарихын өйрәнә башлады. Элементларын заманча дизайнда кулланалар. Фәнни эзләнүләргә алынучылар бар. Үзебездә булмаса, язма чыганакларны республика китапханәләреннән  кайтарта алабыз», – дигән мәгълүмат җиткерде Әнфисә ханым аралашу кичәсенә әйләнеп киткән очрашуда. Мастер-класс барлык катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән йомгакланды.    
Әлфия ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: