Туган як

«Калабыз бизәге идең», диделәр

Һәр кеше, гомерендә бер генә мәртәбә булса да, тормышын тулысынча үзгәртергә тели. Бер үк күренешләрдән, бер үк кешеләрдән качасы килә. Кемгәдер диңгезгә барып кайту җитә. Ә кемдер башка шәһәргә, бөтенләй үзгә мохиткә күченә. Шәһәрдәшебез Лира Зарипова да, тормышында шундый вакыт килеп җиткәч, озак уйлый, борчыла, әмма тәвәккәлли һәм, Санкт-Петербургка китеп, гомеренең дүрт елын шушы кала белән бәйли.

Лира ханым – бик итагатьле, мөлаем, үзенә тартып торган кеше. Ул Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Түбән Кама шәһәре төзелә башлаган чорда гаилә бирегә күченә. Вакыт узгач, Лира ханымның әти-әнисе Чаллы Башы авылына китеп, бүгенге көндә дә шунда гомер итәләр. 
Лира ханым гомерен балаларга багышлый. Башта тәрбияче була. 1992 елда аңа 83 нче татар балалар бакчасында Татарстанда  иң беренче ачылган логопед төркемендә эшләргә насыйп була. Балалар белән 20 еллап эшли. Шулай да, чит шәһәргә күченергә карар кыла.
– Китәргә нәрсә этәрүен әйтәсем килми. Аннары, вакыты җиткәндер. Санкт-Петербургта гаиләсе белән кызым яши. Ул чакырды. Мәчеткә киңәш сорарга бардым – кияү татар милләтеннән түгел бит. Хәер-фатиха биргәч, тынычланып киттем һәм үкенмәдем. Гомеремнең иң матур мизгелләрен шунда уздырдым дип саныйм, – ди Лира ханым. 
Элек Санкт-Петербургка барганы булса да (2008 елда оныгы Сафия тугач), бу юлы бик дулкынлана. Мәһабәт, тарихи, зур гүзәл кала ничек каршы алыр икән? Юкка гына борчылган. Үзе сөйләвенчә, анда кешеләр искиткеч тәрбияле. Лира ханым үзе дә шәһәрне бик ошата. Кышкы Сарай капкаларын сыйпап карау, соклангыч фонтаннарны күзәтүгә ни җитә! Ә 11 километр озынлыкта булган Эрмитажны тулысынча карап чыгу өчен, анда яшәргә кирәк, дип саный.
Хезмәт сөючән кеше югалмый. Лира ханым Санкт-Петербургта да эш таба. Балалар бакчасына логопед булып урнаша, бу юлы рус балалары белән эшли. Җор күңелле, җырларга-биергә яратучы ханым милләттәшләрен күрергә, туган телдә сөйләшергә тели.  
– Интернетта Санкт-Петербургта «Татарская гостиная» мәдәни-тарихи проектының тормышка ашырылуы турында укыдым. Шәһәрдәге Татарстан вәкиллеге җитәкчесе Ринат Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәмчесе Дамир Сабиров мине проект кысаларында уздырыла торган кичәләргә чакырды. Кызганыч, татарларга аерым очрашыр урын юк икән. Айга бер мәртәбә – шимбә көнне милли әдәбиятлар китапханәсендә җыелып, зыялы кешеләр белән очрашып, татар мәдәнияте, сәнгате, тарихы буенча лекцияләр тыңлый идек, – дип искә ала Лира ханым.
Ул шәһәргә килгән артистларны да түземсезләнеп  көтеп ала. Җырга-моңга сусавын шулай баса. Үзе әйтүенчә, мәдәни чараларга кечкенә балалардан алып 90 яшькәчә кешеләр йөри. 2016 елда Санкт-Петербургка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары килә. 25 ел буе көттереп! Лира ханым һәр спектакльдә артистларга чәчәкләр өләшә. 
Андагы татарлар пароходта сәяхәткә чыгып аралашалар, табигать кочагында очрашалар. Мондый чараларны Петербург татарлары арасында гына түгел, чит илдә дә билгеле булган Рөстәм Хучашев оештыра. Аның әтисе узган гасырның 60 нчы елларында Санкт-Петербургта Сабантуйлар оештырган. Һәр чарага кеше күп җыела: биеп-җырлап, уйнап күңел ачалар. 
– Җирле татарлар арасында туган телдә сөйләшмәүчеләре байтак. Алар өчен шәһәрдә татар теле өйрәнү түгәрәге эшләп килә. Санкт-Петербургта милли рухны, мәдәниятне саклап калырга теләүче хәйриячеләр дә бар. Мәсәлән, Габделбәр Алимов Красное Село авылында «Нур» милли-мәдәни үзәген төзетә, шунда ук мәчет тә эшли, – ди Лира ханым. 
Еракта яшәсә дә, ул Түбән Кама белән элемтәсен өзми, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен сагынып, кайтып-китеп йөри. Дүрт ел узгач, тәвәккәлләп, бөтенләйгә кире кайтырга карар кыла. 
– Кайтканда Зәйнәп Фәрхетдинованың «Туган якка кайтам» дигән җырын ишетеп алдым. Күзләремә яшьләр килде. Мин кире кайтырга тиеш идем, мине монда сагындылар, көттеләр. Әмма классик музыканы тыңлаганда күз алдыма ул гүзәл шәһәр, әкияти урыннар килә, – дип хисләре белән бүлешә Лира ханым.
Санкт-Петербургта уздырган дүрт ел үзен, күңелен үзгәртә: ул концертларга, очрашуларга йөри, башка шәһәрләрдәге татарлар белән аралаша. Мисал өчен, Ялта, Кырым диаспоралары белән таныша. «Үземне яратырга да өйрәндем. Ел саен диңгезгә барып кайтам», – ди Лира ханым. Хәзерге вакытта 8 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Санкт-Петербургны да онытмый, икенче оныгы тугач барып кайткан.
– Калырга чакыралар, калабыз бизәге идең, диләр. Хәзер Түбән Кама да бер дә ким түгел. Кама буйларына төшеп, сокланып, таң калып йөрдем, парклар искиткеч гүзәл. Җитәкчеләребезгә рәхмәт. Петербургтагы дусларымны шәһәребезгә кунакка чакырам, шәһәребезне күрсәтәсем килә. Вәгъдә бирделәр бирүен, көтәбез, – дип елмая Лира ханым.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотоларда: Л. Зарипова, оныгы София белән.
Фотолар Л. Зарипованың шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: