Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадерләп, хөрмәтләп, олылып...

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 70 меңнән артык өлкән буын вәкиле яши. Бу – халыкның 25 проценты дигән сүз. 669 кеше 90 яшьтән өлкәнрәк, шуларның бишесе – 100 дән өстә. Күптән түгел берсенә 104 яшь тулган. 1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге башланды. Шул нисбәттән, шәһәр һәм районда күптөрле бәйрәм чаралары уздырыла.

9 нчы мәктәп укучылары шәһәр пенсионерлары өчен күркәм акция уздырган. Башлангыч сыйныф укучылары открыткалар ясаган, олыраклары котлау сүзләре язган, аннары урамда бергәләп өлкәннәргә таратканнар. Бер генә пенсионер да игътибарсыз калмаган. Балалар бер сәгать эчендә 500 дән артык открытка тапшырган. «Аларның ешрак елмаюларын телим», – ди 9 нчы мәктәп укучысы Арианна Кадыйрова. «Бу акцияне әби-бабайлар күңелен күтәрер өчен оештырдык, аларга уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телим», – дип кушыла Ульяна Маркова. Бу чара икенче ел рәттән уздырыла.
14 нче лицейда да өлкәннәрне зурлап каршы алганнар. Кунаклар арасында шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, Казаннан килүчеләр дә булган. 
Көчле ихтыярлы балалар да читтә калмаган. Өлкәннәргә карата теләкләрен видеога яздырып, әниләре ярдәмендә интернетка урнаштырганнар. 
Түбән Кама үзәк хастаханәсе коллективы да пенсионерларын онытмый. Хәзерге вакытта меңгә якын хезмәткәр лаеклы ялда. Клиника-диагностика поликлиникасының актлар залында зур бәйрәм чарасы узган. Баш табибның медицина буенча урынбасары Марс Мостафин үз чыгышында кунакларны котлап, һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәтен белдергән. Бәйрәм концертында хастаханә хезмәткәрләре дә, махсус чакырылган артистлар да катнашкан. Тамашачылар начар ишетүче һәм саңгырау балалар өчен мәктәп-интернат укучыларының чыгышларына сокланганнар. Афанас авылы кунаклары – абыйлы-сеңелле  Талия һәм Хәмит Хәмитовлар «Курчаклар биюе»н башкарганнар. Сәхнәдә татар һәм рус җырлары яңгыраган. Күркәм гадәт буенча, концерттан соң пенсионерларны чәй өстәленә чакырганнар. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе дә ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлаган. Аларга багышланган тантаналы чарада җылы теләкләр, җырлар яңгыраган. Кунакларга тәм-томнар белән чәй эчергәннәр. Ветераннарга шулай ук Түбән Кама полициясе тарихыннан архив видео-язмалары күрсәтелгән. 
Түбәнкамалылар өчен «Гаилә», Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында, Лемаев исемендәге скверда концертлар куелган.  
Кама Аланы мәктәпләрендә хәйрия табыннары узган. Барлыгы 200 кунакны тәм-том белән сыйлаганнар. Бистә башлыгы Александр Павлов өлкән буынны бәйрәм белән котлап, хәрби һәм хезмәттәге батырлыклары, бистә төзелешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткереп, сәламәтлек, озын гомер теләгән. Ә «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә бушлай кино күрсәтелгән, «Аквамарин» бассейнында исә 6 октябрьгә кадәр бушлай су керергә була.
Авыллар да читтә калмаган. Прости мәдәният йортында «Тормыш башлана гына!» концерт программасы күрсәтелгән. Тамашалар, бәйрәм чаралары Нариман авыл җирлегендә дә узган, анда Ширәмәт авылы һәм Камский бистәсе җирле артистлары катнашкан. Түбән Уратма авылының мәдәният йортында өлкәннәрне авыл җирлеге җитәкчелеге котлаган, шунда ук табын да әзерләнгән. Концерт вакытында кунаклар кушылып җырлаганнар, тәм-томнар белән чәй эчкәннәр. Газетаны әзерләгәндә, Шәңгәлчедән бер апа шалтыратып, куанып, үзен һәм башка өлкән кешеләрне зурлап чакыруларын, концерт куюларын, хөрмәт итүләрен сөйләде. 
Әлбәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне моның кадәр хөрмәт куандыра. Тик аны ун көн буена гына түгел, ә даими күрсәтсәк иде. Транспортта урын бирү, юл аша чыгарга ярдәм итү, үтенечләрен тыңлау бер дә авыр түгел бит. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Түбән Уратма авылында узган бәйрәмнән күренеш.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев