Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадерен белик!

Түбән Каманы чәчәккә күмәчәкләр. Урамнарны тәңкә яфрак, бәрхет гөл, бакра гөл һ.б. – барлыгы 750 мең чәчәк бизәячәк.

Моннан кала, шәһәребездә ачык төстәге үсемлекләр утыртылган кашполар урнаштырылган. Чәчәкләр белән бизәлгән сыннарны да күрергә мөмкин булачак, мәсәлән, Урман урамында – пошилар «йөри», Мәктәп бульварында – әкияти кәрләләр куелачак.  
Чәчәк үстерүче Юлия Исаева әйтүенчә, иң җиңел эш – чәчәкләрне утырту, ә иң мөһиме – кешеләрне шатландырырлык итеп аларны тәрбияләп тору, дөрес итеп су сибү. Чәчәкләр шәһәребезне әле көзен дә бизәячәк, диләр белгечләр. Тик менә матурлыкның кадерен белмичә, аларны өзеп алучылар да очрый. Андыйларны административ җаваплылыкка тартып, штраф түләтергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев