Туган як

Кабул итү

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама муниципаль районы кешеләрен кабул итә.

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында яшәүчеләр 6 сентябрьдә Студентлар урамындагы 9 йортта аңа үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итә алачаклар. 4 сентябрьдә 17.00 сәгатькә кадәр 43-99-66 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк.

Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
6 сентябрьдә 10.00–12.00 сәгатьтә – юрист; 15.00–17.00 сәгатьтә – Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Эльза Гыйльметдинова, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча начальнигы Константин Слободюк. Адрес: Актүбә ур., 6 нчы йорт, 111 нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән алдан шалтыратырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: