Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кабул итмәсәләр, шалтыратыгыз!

Узган елның октябреннән Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазъ акчалар (банкнотлар) әйләнешкә керткән иде. Алар куллануга кайбер кыенлыклар аша юл яра. Әлеге банкнотларның символлары бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. 200 сум - яшел, ә 2 мең сумлык акча зәңгәр төстә. РФ кануннары нигезендә, яңа акчалар Россиянең...

Узган елның октябреннән Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазъ акчалар (банкнотлар) әйләнешкә керткән иде. Алар куллануга кайбер кыенлыклар аша юл яра.
Әлеге банкнотларның символлары бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. 200 сум - яшел, ә 2 мең сумлык акча зәңгәр төстә.
РФ кануннары нигезендә, яңа акчалар Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә һәм товарларга түләү (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) вакытында барлык төр түләүләр өчен мәҗбүри кабул ителергә тиеш булса да, хуҗалык итүче субъектларның төрле сәбәпләр белән яңа үрнәктәге банкнотларны кабул итмәүләре турында массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәрләр килгәли.
Шул сәбәпле, товарлар, эшләр (хезмәт күрсәтүләр) өчен яңа үрнәктәге акчаларны кабул итүдән баш тарту очраклары булганда, «Роспотребнадзор» идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырган. Шундый хәлгә юлыксагыз, 25 гыйнварга кадәр 08.00-17.00 сәгатьтә 41-55-50, 42-51-27 номерлары буенча телефоннан шалтырата аласыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X