Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кабат тотылган

«Фактория» сәүдә челтәре хуҗасы, эшмәкәр һәм депутат Роман Шапорев кибетләренең берсендә спирт сатылуда гаепле дип табылган.

Халыкта әлеге кечкенә пыяла савытларны «фанфурик» дип йөртәләр. Ул – дезинфекция чарасы, ветеринарлар тарафыннан хайваннарга йогышлы авырулардан профилактика үткәргәндә кулланыла, шулай ук гади медицина спирты аналогы. Анысын исә даруханәдә табиб рецепты белән генә сатып алырга була.
Быел июнь ахырында планлы тикшерү уздырганда, Дәүләт алкоголь инспекциясе инспекторлары кибеттән чыгучы егетне күреп алганнар. Ул кулындагы «фанфурик»ны яшереп тормаган, сатучы да гаебен кире какмаган. Аңа аңлатма язарга туры килгән, ә Роман Шапоревка карата административ эш кузгатылган. Җәзасын ТР Арбитраж суды билгеләгән: Роман Шапорев 10 мең сум штраф түләргә тиеш була. 
«Фактория» сәүдә челтәре моңа кадәр дә Арбитраж суды тарафыннан җаваплылыкка тартылган. Ул вакытта кибетләрнең берсендә сатучы алкогольле эчемлекне закон тарафыннан рөхсәт ителмәгән вакытта саткан. Эшмәкәргә 25 мең сум штраф билгеләнгән. Ул карар белән килешмәсә дә, суд искны канәгатьләндермәгән. 
Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «фанфурик» сатуның 13 очрагын ачыклаганнар. Барлык материаллар судка җибәрелгән. Барлыгы 1468 литр спирт конфискацияләнгән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев