Туган як

Ижауга поезд белән

10 декабрьдән Түбән Кама - Ижау маршруты буенча электричкалар йөри башлый. Билет бәясе 345 сум. Аны поездда ук яки «Пригород» мобиль кушымтасы аша сатып алып була. Юлда бару вакыты - биш сәгать тирәсе. 6677нче поезд көн саен Ижаудан 7.25 сәгатьтә чыгып; Түбән Камага 12.16 сәгатьтә килә; 6678нче поезд көн саен...

10 декабрьдән Түбән Кама - Ижау маршруты буенча электричкалар йөри башлый. Билет бәясе 345 сум. Аны поездда ук яки «Пригород» мобиль кушымтасы аша сатып алып була. Юлда бару вакыты - биш сәгать тирәсе.
6677нче поезд көн саен Ижаудан 7.25 сәгатьтә чыгып; Түбән Камага 12.16 сәгатьтә килә; 6678нче поезд көн саен Түбән Камадан 12.56 сәгатьтә чыгып, Ижауга 17.38 сәгатьтә барып җитә; 6751нче поезд җомга, шимбә көннәрдә Ижаудан 16.05 сәгатьтә чыгып, Түбән Камага 21.30 сәгатьтә килә; 6752нче поезд шимбә, якшәмбе көннәрдә Түбән Камадан 8.08 сәгатьтә чыгып, Ижауга 13.13 сәгатьтә барып җитә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: