Туган як

Җитәкчеләр төрле була

Һәр оешманың бердәмлеге нәрсәдә? Әлбәттә, җитәкчесендә. Җитәкче хезмәткәрләрен туплый, алар белән идарә итә белсә, аларны үз итеп күрсә, һичшиксез, хөрмәткә ия була. «Милосердие» тернәкләндерү үзәге директоры Ләйлә Җәүдәт кызы Әхмәдишина - шундыйлардан. Күптән түгел аның юбилее узды. Ләйлә ханым Актаныш районының Иске Байсар авылында туа. Аңа дүрт яшь вакытта әти-әниләре...

Һәр оешманың бердәмлеге нәрсәдә? Әлбәттә, җитәкчесендә. Җитәкче хезмәткәрләрен туплый, алар белән идарә итә белсә, аларны үз итеп күрсә, һичшиксез, хөрмәткә ия була. «Милосердие» тернәкләндерү үзәге директоры Ләйлә Җәүдәт кызы Әхмәдишина - шундыйлардан. Күптән түгел аның юбилее узды.
Ләйлә ханым Актаныш районының Иске Байсар авылында туа. Аңа дүрт яшь вакытта әти-әниләре Сайра апа белән Җәүдәт абый Мотыйгуллиннар Кама буенда төзелә башлаган шәһәргә күчеп киләләр.
Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә, Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлый. Ләкин язмышы бөтенләй башкача булган икән. 40 ел үзәк дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Сайра апа, эштән кайткач, кызына еш кына авыруларга ничек ярдәм күрсәтүләре турында сөйли. Әнисенең сөйләгәннәрен тын да алмыйча тыңлап утырган Ләйлә уйга кала: ярый әле, дәваханәдә авыруларга шәфкать туташлары ярдәм итә, ә үз өендә авырып яткан, ялгыз яки өлкән яшьтәге кешегә кем булыша соң? Кыз социаль хезмәт белгече булырга карар кыла, югары уку йортын тәмамлый.
Ул вакытта шәһәрнең кайчандыр балалар бакчасы булган бинасында «Милосердие» үзәге ачылып, дүрт ел халыкка хезмәт күрсәткән була. 1998 елда Ләйлә Җәүдәт кызы шушы үзәккә җитәкче итеп билгеләнә. Аның кул астында тернәкләндерү үзәге 20 ел уңышлы эшли. Биредә елына 800дән артык кеше ял итә. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрле районнардан гаиләләре белән берничә мәртәбә рәттән килүчеләр дә бар. Медицина ярдәме алудан тыш, рухи яктан да ял итәләр биредәгеләр. Көн саен концерт-спектакльләр була. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең тагын берсе - йөри алмаган ялгыз картларның өйләренә бару. Мондыйлар өчен социаль хезмәткәрләр - ярдәмче генә түгел, туганнарына әйләнә. Аларны сагынып көтеп алалар. Йомшак сүз, ачык йөз, ярдәм өлкәннәргә бик кирәк.
Үзәктә 160 социаль хезмәткәр эшли. Җитәкче буларак, Ләйлә ханым таләп тә итә, эшләгән кешене күрә дә белә. Хезмәткәрләрен җыеп, гел «сез тиеш, тиеш» дип тукымый. Кич булсынмы, ял көне булсынмы - килеп керә дә, палаталар буйлап уза. Кемнең нинди соравы бар, нәрсә ошамый, нинди тәкъдимнәре бар - барысын да сорый. Хезмәткәрләрнең эше шуннан күренә дә.
«Милосердие»дә эшләгәндә, өч ел элек үзем дә авыр хәлдә калдым: авариягә очрадым. Айлар буе сызланып, ыңгырашып, киләчәккә өметем өзелеп, урын өстендә ятканда, хәл белергә Ләйлә ханым килде. «Аягыгызга баскан булыгыз. Сез безгә кирәк. Без көтеп торабыз», - диде. Мондый сүзләрдән дә көчлерәк дәва булуы мөмкинме соң?! Шул көннән авыртуларым кимеде, җиңел сулый башлап, аягыма бастым.
Хезмәткәрләрен аналарча аңлый торган җитәкчебез Ләйлә Җәүдәт кызын барыбыз да хөрмәт итәбез. Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «Россиянең социаль яклау отличнигы» исеменә лаек булган, исеме «Лучшие люди России» энциклопедиясенә кертелгән Ләйлә Әхмәдишинага бәрәкәтле тормыш насыйп булсын, кешеләргә эшләгән яхшылыклары үзенә артыгы белән кайтсын иде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: