Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җитештерүчегә дә, кулланучыга да файда

Узган ял көннәрендә Түбән Кама базарларында узган чираттагы ярминкә чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, ярминкәләр шәһәребезнең өч урынында – Үзәк базарның әйберләр сатыла торган өлешендә, Бызов базарында һәм Южная урмындагы «Магнит» гипермакеты янындагы мәйданда оештырыла. Сүз дә юк, сәүдә мәйданнарының болай урнашуы төрле микрорайон кешеләре өчен уңайлы. Өстәвенә, әйбер бәяләре дә кесәне тишәрлек түгел, кибетнекенә караганда арзан. Моның отышлы якларын түбәнкамалылар инде күптән аңладылар. Шуңа күрә ярминкә вакытын ел саен көтеп алалар. 
22 сентябрь көнне шәһәр җитәкчелеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә ярминкәнең барышы белән танышты. Бу көнне сәүдә рәтләре тезелеп киткән мәйдан янында махсус куелган сәхнәдә сатучылар һәм сатып алучылар өчен концерт та оештырылды хәтта...
Һәркем бакчасында яшелчә, бәрәңге үстерми, шәһәр җирендә мал-туар асрау да мөмкин эш түгел. Ә көзге ярминкәләр сатып алучылар өчен бик уңайлы. Хәзер күпләр азык-төлекне күпләп җитештерүче фермерлардан сатып алуны кулай күрә. Әйтик, районыбызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылып өлгергән «Земляки» фермер хуҗалыгыннан (җитәкчесе Владимир Аппаков) төрле яшелчәсен дә, бәрәңгесен дә сатып алалар. 
Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин быел районыбыз басуларында үстерелгән бәрәңгенең мул уңыш бирүенә куанып бетә алмый. «Үзебезнең район кешеләрен үзебездә үк җитештерелгән продуктлар белән тәэмин итәбез. Күреп торасыз, сатып алучылар барысы да канәгать. Сатучылар өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хәтта сәүдә мәйданнары да бушлай», – ди җитәкче.
Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: ярминкәдә, нигездә, үзебезнең район фермерлары җитештергән товарлар. Аларның ветеринария күзәтчелегеннән тиешле документлары да бар, сертификатлы, сыйфатлары ышанычлы, сыналган, күп еллар дәвамында кешеләр яратып өлгергән  продуктлар. Кайбер сатып алучыларның «үз  сатучылары» да бар икән хәтта, ел саен бер кешедән алалар.  
Түбәнкамалы Миңнәхмәт Сәгыйтов ит сатып алырга килгән. «Башка елларда төрлечә була иде. Күршем якындагы бер авылдан. Көзен шуның белән кайтып, кышлык ит алып килә идем. Быел аны мәшәкатьләп йөрмәскә булдым. Ярминкәдән алам. Мондагы итнең сыйфаты өчен куркасы юк, ышанычлы», – ди ул.
Кемдер ит ала, икенчеләр суган сайлый, яшелчә, җиләк-җимеш караучылар да бар, теләүчеләр бал ала  – болар барысы да яшәү өчен кирәкле азык-төлек. Иң мөһиме, бөтен нәрсә дә бар. Сайлау мөмкинлеге булу да әйбәт.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев