Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Истәлекле урыннар буйлап

Түбәнкамалылар «Шәһәр буйлап уз» акциясендә катнаштылар. Бу проект моношәһәрләр үсеше фонды ярдәме белән үткәрелде. Ул күңел ачу чарасы гына түгел, ә шәһәрләрдә туризм үсешенә акча кертү максатыннан оештырыла.

Быел калабыз буенча китапханәләр һәм шәһәр музее хезмәткәрләре узды. Алар арасында – Шалафаевлар гаиләсе. Ял көне дип өйдә калмыйча, Гөлназ ире Илья һәм уллары Артур белән акциядә катнашырга карар кылганнар.
– Беренчедән, бу – сәламәт яшәү рәвеше, икенчедән – күп кенә матур урыннарны күрү мөмкинлеге, – ди Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә эшләүче Гөлназ. 
Мондый акция Түбән Камада беренче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар ике командага бүленеп, ике төрле маршрут буенча кузгалдылар. Юлда табышмакларга җавап эзләделәр, истәлекле урыннар янында фотога төштеләр. Барлык кызыклы объектлар Google онлайн картасында билгеләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев