Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Истәлекле очрашу

Татар халкының бөек шәхесе, җырчысы, сандугачы Илһам Шакировның вафаты күпләрне тетрәндерде. Аның белән аралашкан кешеләр Илһам аганың кешелекле, гади булуы турында сөйлиләр. Шуларның берсе – Халидә апа Касыймова, редакциягә килеп, Илһам Шакиров турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Халидә апа Илһам ага белән узган гасырның 90 нчы елларында очраша. Җырчы концерт белән Түбән Камага килгәч, чәчәк сатып ала да, шунда бара. Концерт вакытында сәхнәгә менеп, Илһам Шакировка чәчәк бәйләме бүләк итә һәм гозерен җиткерә.
– «Чулпан» дигән җырыгызны башкарыгыз әле, дип сорадым. «Бу җыр белән бәйле истәлегегез бармы?» – дип сорагач, кайгымны да сөйләдем, кызым үлгәнен әйттем, – дип искә ала Халидә апа. 
Җырчы белән ул сәхнәдә берничә минут сөйләшеп тора. Халыкка хезмәте өчен рәхмәтен дә әйтә. Илһам ага Халидә ханымның сөйләвеннән мишәр икәнен аңлагач, мишәр халкын мактап телгә ала. Микрофон аша сөйләшкәнгә әңгәмәне барлык тамашачылар ишетә.   
– Мин сораган җырны башкарды. Үзе кешелекле, гади. Хәзерге заман артистлары кебек ялтырап тормый – өстендә костюм, чалбар, күлмәк, галстук иде. Йолдыз чире дә юк иде анда. Халык өчен яшәде, хезмәт итте. Ә бер елдан кабат концертына баргач, мине фойеда күреп таныды, исемем белән эндәшеп, килеп исәнләште, хәлләремне сорашты, – дип дәвам итте Халидә апа.
Җырчы шәһәргә килгән саен концертына барган ул. 10 лабын карагандыр. Ә үлгәне турында ишеткәч, ике көн елаган. Җидесендә бер әбине чакырып, укытып, рухына дога кылган. Үзе дә көн саен вафат булган кызына, әти-әнисенә, туганнарына һәм Илһам Шакировка багышлап та дога кыла.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Х. Касыймова.
Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев