Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Истә калырлык очрашу

Корбан бәйрәменең өченче көнендә районыбызның Болгар авыл җирлегендә бик мөһим, күңелле вакыйга – төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булды.

Авыл халкы табигатьнең иң матур җиренә – чишмә буена җыелган. Якындагы Сухрау, Яуш авылларыннан, Түбән Кама шәһәреннән килгән кунаклар да күп. Чишмә буенда тавыш көчәйткечтән коръән аятьләре ишетелә. Янәшәдә өстәл әзерлиләр, корбан ашы, пылау пешә. 
Болгарда чишмә ачу тантанасы аның салкын, шифалы суын авыз итү, изге теләкләр теләү белән башланды. Халык өстәл артына утыруга авыл җирлеге башлыгы Ришат әфәнде Галимов кунакларны котлады, аннары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов сүз алды, мөһим вакыйганың максаты һәм кунаклар белән таныштырды. 
Котлау, вәгазь, коръән сүрәләре тыңлаганнан соң Түбән Камадан килгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрьләренең чыгышы башланды. Шәһәр үзәк китапханәсе бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинованың «Әдәбият корабы» проекты буенча оештырган бу очрашуда, авыл халкы тугыз автор белән танышты, чыгышларыбызны тыңлап хозурланды. Без иҗат җимешләребезне – китапларыбызны авыл китапханәсенә бүләк иттек. 
Аксакаллар белән бергә шушы авылда яшәп иҗат иткән, монда җирләнгән хөрмәтле шагыйребез Хатип ага Касыймовның каберен зиярат кылып, аның рухына атап дога да укыдык. Мондый очрашулар бик матур традициягә әйләнер дигән өметтә, якты хисләр белән таралыштык. 
Ралия КӘРИМОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X