Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Исемнәрен мәңгеләштерү өчен

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын җыю эше башланды. Тупланган материалларны 10 февральдән соң Мәскәүгә җибәрәчәкләр.

Фоторәсемнәр «Дорога памяти» («Хәтер юлы») галереясендә һәм сугыш турындагы мозаик картиналарда урын алачак. Галерея  Мәскәү өлкәсендәге Воскресение чиркәвенең «Патриот» паркында урнашачак. 
Түбән Камада проектның төп кураторы –  район хәрби комиссариаты. Фотоларның сканер аша күчермәләрен patriotika _nkamsk@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк (tif форматы, кимендә 300 dpi, 5 Мб, сурәтләр вертикаль рәвештә төшерелгән булырга тиеш).
Фотоны тапшырганда андагы кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, фотога төшү вакыты,  хәрби хезмәткә кайдан һәм кайчан чакырылуы (әгәр сугышта катнашучының гаиләсе Түбән Камага башка өлкәдән күчеп килсә дә, фотоларны шулай ук җирле хәрби комиссариат аша җибәрергә мөмкин), хәрби дәрәҗәсе һәм бүләкләре турында мәгълүматны күрсәтү мәслихәт. Текст компьютерда Word форматында җыелган булырга тиеш. Бу эшне 10 февральгә кадәр башкарып өлгерергә кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен, телефоннан 44-04-30 номерына шалтырату сорала.
Җыелган фотолар Түбән Кама хәрби комиссариаты фондында да сакланачак. Киләчәктә  Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган якташларыбыз турында мәгълүматлар базасы булдыру планлаштырыла. Әгәр түбәнкамалылар  фотоларын православие комплексында күрергә теләмәсә, «Түбән Камада гына файдалану өчен» дип язарга тиеш.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X