Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ис каян таралган?

8 сентябрь киченнән 9 сентябрь төнге сәгать 2.00гә кадәр Түбән Кама шәһәрендә органик чыганаклы ниндидер ят ис таралды. Ул исне Афанас, Красный Ключ, Шәңгәлче авыл җирлекләрендә дә сизгәннәр.

Бу хакта табигатьне һәм әйләнә-тирәлекне саклау һәм Түбән Каманың бердәм диспетчерлык хезмәтенә халыктан 60 тан артык мөрәҗәгать килгән. Беренче шикаятьләр кабул ителүгә үк, муниципаль район башкарма комитеты, атмосфера һавасы һәм коллектор агынтыларыннан пробалар алуны оештырган. Шул уңайдан, 35 нче, 36 нчы микрорайоннарда, Көньяк, Вокзал, Корабельная урамнары һ.б. территорияләрдән һава пробалары алынган. Начар иснең чыганагы турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 41-65-40 номеры белән телефоннан шалтыратып, яисә Eko.nk@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләре сорала.
РЕДАКЦИЯДӘН. Хәзерге вакытта махсус комиссия вакыйганы тикшерү өстендә эшли. Экспертиза нәтиҗәләре буенча «Туган як»ның киләсе саннарының берсендә тулырак мәгълүмат бирербез.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев