Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Инвалидлар өчен генә

1 гыйнвардан инвалидлар өчен автотранспорт кую урыны федераль реестр мәгълүматлары буенча эшли башлаячак.

Быелның икенче яртысыннан «инвалид» автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр. Хәзер транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына ташламалы туктап тору урыныннан файдаланып була.

1 нче яки 2 нче төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 нче төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала. Автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк.

Бу исә реестрга кертелгән инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X