Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интернеттан күреп...

Түбән Камада «Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм куркынычсызлыгы» форумы узды. В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университеты филиалында оештырылган бу чарада, республика башкаласы белгечләре, хокук сакчылары, мәктәпләрдә директорның тәрбия буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, психологлар катнашты.

Чыгыш ясаган белгечләр яшьләр арасында экстремизм һәм экстремистик карашлы төркемнәр, агымнар турында сөйләделәр. Әйтик, «колумбайн» күренеше АКШта барлыкка килсә дә, Россиядә дә киң таралган. Берничә ел элек барлыкка килгән АУЕ (тоткыннар-караклар берлеге) дә тынгы бирми. Әле февраль ахырында гына Саратов шәһәренең бер мәктәбендә 40 кешене атарга план корып йөргән ике үсмерне кулга алганнар. Аларда мылтык булган, интернетта шартлаткыч ясау рецептларын тапканнар. Малайлар социаль челтәрләрдә үз-үзләрен һәм башка кешеләрне үтерүчеләр төркемнәренә язылганнар. Мондый афәтләрне шәһәребездә булдырмас өчен нишләргә?
Форумны оештыруда актив катнашкан иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Фәрһад Сафиуллин әйтүенчә, мондый очрашуларда укытучыларны әлеге төркемнәр белән таныштыралар, барлыкка килү сәбәпләрен аңлаталар. Кызганычка, яшьләрне хәзерге вакытта интернеттан башка, берни белән дә җәлеп итеп булмый. Ә җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта аларның ни белән шөгыльләнгәннәренә игътибар итү мөһим.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев