Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интернетта "Путин" түләүләренә гаризалар бирү өчен дәүләт хезмәтләренең ялган сайтлары барлыкка килгән

10 мең сум акча исә 1 июньнән гаилә күрсәткән банк-кредит оешмасы исәп-хисап счетына күчәчәк.

Россия Президенты тарафыннан өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрге балалар өчен ун мең сум күләмендә игълан ителгән түләүләргә бәйле рәвештә, Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре сайтында күпләп гариза бирә башлады.

Аферистлар бу хәлдән файдаланып, дәүләт хезмәтләре сайтының фейк күчермәләрен булдырганнар.

Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вакин сүзләренә караганда, мондый уннарча ресурс ачыкланган инде, янәсе, анда түләүгә гариза бирергә була.

Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаларны бары рәсми сайтта гына тапшырырга кирәк: gosuslugi.ru - дип ассызыклады Эдуард Вафин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев