Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интернет зыяны турында сөйләштеләр

Балалар хастаханәсендә мәктәп укучыларының әтиләре белән очрашу узды. Сүз балаларның интернетта вакыт үткәрүләренең зыяны турында барды.

– Кайбер балигъ булмаган балалар социаль челтәрләрдәге битләрдә тыелган мәгълүмат, шул исәптән, экстремистик пропагандалы язмалар да урнаштыралар. Дөрес, бу – бала экстремистлар белән бәйләнештә дигән сүз түгел, әмма мондый хәл белмәүдән килеп чыга. Нәтиҗәдә, укучыны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Шуңа күрә ата-аналар тыелган материаллар турында хәбәрдар булырга, балалары челтәрләрен һәрдаим тикшереп торырга тиеш, – ди балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рита Зәйнуллина.
«Яшәү өчен» проекты җитәкчесе Сергей Солонщиков фикеренчә, кәрәзле телефоннар да зур куркыныч тудыра. Телефонын көненә ярты сәгатьтән артыграк кулында тоткан баланың йокысы бозыла, хәлсезлек барлыкка килә, хәтта анда психик тайпылышлар күзәтелә. Кечкенә балалар исә еш кына кәефсезләнә башлый. Әмма телефонны бөтенләй тыю да дөрес түгел икән. Шуңа күрә аннан булган зыянны киметергә генә кирәк. Мәсәлән, аны баштан ераграк тоту мөһим.Телефонны «зарядка»га яныгызга куймагыз. Бала белән ешрак аралашу, урамга чыгу, уйнау яхшы кәеф бүләк итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев