Туган як

«Интернет тозагына эләкмик!»

Кайсы гына заманда яшәсәк тә, гаиләдәге өлкән кешеләр балага үрнәк булырдай гамәлләр генә кылырга тиеш. Әхлак, әдәп нормаларын үтәүдән, хезмәт сөюдән, китап укудан, мөстәкыйль булудан кешегә зыян килгәне юк әлегә. Өлкәннәр үрнәге баланың игътибарын дустанә мөнәсәбәтләр формалаштырырга юнәлтә, тыйнак, ярдәмчел, гадел, көчле, кыю булып үсәргә ярдәм итә. Гомерен балалар бакчасында яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган өлкән тәрбияче, Татарстанның атказанган укытучысы, «Ак калфак» җәмгыяте һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, актив җәмәгать эшлеклесе, язучы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова үзенең түбәндәге язмасында балалар тәрбиясенә кагылышлы бик актуаль мәсьәләне күтәрә.

Бүгенге балаларның яллары нәрсәдән гыйбәрәт? Күпләребез бу хакта уйлап та карамый. Хәер, борчылырга сәбәп тә юк кебек. Хәзерге заманда балаларның һәрберсенең дә үзенә күрә юанычлары бар. Аллага шөкер, урамда киләп сарып йөрмиләр бит. Өйдән чыгып киткәндә дә, мәктәптән кайтканда баланың кулында телефон, айфон, йә булмаса планшет, гаджет. Балаларның яше арта барган саен, кулларындагы берсеннән-берсе кыйммәтле, затлы ул «уенчыклар»ның функцияләре дә арта бара. Өйгә кайтып кергәннәрен ноутбук, компьютер көтә. Җитмәсә, кайсы гына бүлмәгә кермә телевизор эшләп утыра... Бала, нишләсен, әлбәттә, букчасын бүлмәсенә кертеп ыргыта да интернетка чума, йә булмаса кино карый. Ә анда уеннарның, фильмнарның ниндиләре генә юк! Алар аның яшенә туры киләме, юкмы, ярыймы, ярамыймы – күпчелек әти-әнине алары кызыксындырмый.
Һичшиксез, балага уеннар кирәк. Ләкин алар баланы үстерергә, тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш. Бары тик шул очракта интернет максатчан кулланыла, әти-әнисе дә даими рәвештә контрольдә тота, баланың дөньяны танып белү һәм акыл үсеше алга китә. Гадәттә, андый балалар әллә кайдан аерылып торалар, һәрвакыт мавыгучан, күзәтүчән, шөгыльле булалар, аралашырга яраталар. Эч пошуның нәрсә икәнен дә белми андыйлар. Хәтта, мәсьәләләр чишү дә зур канәгатьлек китерә аларга. Берсеннән берсе мавыктыргыч түгәрәкләргә йөриләр – кыскасы, кул кушырып утырмыйлар.
Һәр ялтыраган – алтын булмаган кебек, балалар интернетта тискәре уеннарга да юлыгырга мөмкин. Анда инде, киресенчә, шәхеснең үсеше тоткарлана, хәтта мавыгудан тамак ялгау да онытыла, вакыт узганы да сизелми, бала үз-үзенә бикләнә, дуслар белән ара өзелә, дәрес тә кала. Компьютерга бәйлелек шуннан башлана да инде. Һәм минем балам андый юлга басмас дип әйтеп тә булмый. Бу урында бер мисал китерәм... «Матурлык салоны»нда иптәш хатынны көтеп утырам. Шунда бер ханымның: «Тимур кебек булса, ун бала табар идем!» дигән сүзе әңгәмә- гә кушылырга этәрде.
– Яхшы билгеләргә генә укыймы? – дип сорадым кызыксынудан, олимпиадаларда катнашучы баланы күзаллап.
– Юк, әлегә укымый, әнә бит уйнап утыра, елый да белми ул, – диделәр почмакка ымлап күрсәтеп.
Ни күрим, караңгы почмакта бер бала телефонга текәлгән дә ниндидер уен уйный, бармагы бармакка йокмый. Шул вакыт «акыллы» сабый кулындагы телефонга җан керде, «җырлый» башлады... Бала күтәрелеп карады да телефонын әнкәсенә сузды, аннан як-ягына каранып нидер эзли башлады. Көтәрлек чамасы юк! Өстәл өстендә башка бер чит телефонны күреп, шуны алырга үрелгән иде, әнкәсе кабат үз телефонын бирде. Бала урынына чүгәләде дә уенын дәвам итте. Ә ана, горурланып «акыллы» баласын мактарга кереште. Әйтерсең, ниндидер батырлык эшләгән! Бактың исә баланың тыныч булуы, тик кенә утыруы күбрәк ошый төшә икән бит безгә, ни әйтсәң дә борчымый, урамда трай тибеп тә йөрми, интернет каршында гына утыра...
Алай ярамаганны да аңлыйбыз, чаң сугасы урында, барыбер үзебезчә эшлибез, баланың кулына телефон тоттырабыз да дөньябызны онытабыз. «Телефон каршына куймасам, тамагына да ашамый. Күрә торып елата алмыйм бит инде, әле ярый телефон бар», – дип, үз-үзебезне алдыйбыз. Юкса, телефонны башка уенчык та алыштыра ала ич. Карандаш, пумала, йә булмаса пластилин булса сурәтләү эшчәнлеге белән кызыксыныр иде. Күп бала рәсем ясый белми, алдын- дагы кәгазь буялудан куркып, нәрсә эшләргә белми карап тик утыралар. Югарыда телгә алынган бала, матурлык салонында әнкәсенең бушаганын көтеп, карандаш белән бизәкләр төшерсә, бәлки киләчәктә рәссам булыр иде. Яхшы гадәт күнегүдән килә ич.
Яшерен-батырын түгел, өлкәннәр дә компьютер уеннары белән мавыга хәзер. Берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар балаларны гына түгел, олыларны да үз артыннан ияртә. Чыннан да, замана шаукымы, дими ни дисең.
Безнең тирә-юнебезне төрле озынлыктагы һәм төрле ешлыктагы электро-магнитик дулкыннар чорнап алган. Көнкүрешебез алга киткән, кнопкаларга гына басабыз. Ризыкны җылытырга да бер кнопкага басу җитә, кер, табак-савыт юарга да кнопкага үреләбез. Санап карасаң, күпме вакыт янда кала дигән сүз бит бу! Шуны балалар тәрбияләргә сарыф итсәк, киләчәгебез үтә дә бәхетле булыр иде дә бит, юк! Улым тыныч кына компьютер каршында утырган арада мин дә калышмыйм, яңалыклар белән танышыйм, дип телевизор яисә ноутбук каршына утырабыз да, дөньябызны онытабыз. Зыянлы икәнен белә торып сәгатьләр буе кәрәзле телефоннан сөйләшәбез, зарланабыз. Югыйсә очрашып сөйләшүгә, аралашуга ни җитә. Әле ярый, бераз дилбегәдә тотарга, ярамаганны искәртергә әби-бабайларыбыз бар. Алар булмаса эш харап...
Әби дигәннән, күршем Мәрьям апа: «Почтага барып газга, утка, суга акча түли торган идем, инде анда да йөрмим», – дип зарлангач: «Нәрсә булды, аякларың авыртамы? – дип сорадым. «Юк, барып торуның кирәге юк, киленем телефоннан гына акча күчерә, – диде ул моңаеп. – Югыйсә, ахирәтләрем белән очрашып, аралашып кайта идем, андый бәхет тәтеми инде, бетте». И-и бигрәкләр дә гаҗәп бит бу дөнья, замана үзгәргәннән үзгәрә, олысының-кечесенең кесәсендә телефон, чит илдәге туганнарыбыз белән экраннан бер-беребезне күреп сөйләшәбез, шаккатмалы, исең китәрлек...
«Оныгымның мәктәптән кайтканын сагалап утырам, – дип дәвам итә Мәрьям апа сүзен. – Аның белән бергәләп саф һавада йөрибез. Ял итсен дим. Аннан өй эшен дә карыйсы бар бит. Атнасына ике көн бию түгәрәгенә алып барам. Өйдә булмасам, кайта да тамагына да ашамый, тизрәк компьютерын кабыза. Беркөн шулай сорыйсы иттем. Улым, мин әйтәм, без үскәндә телефон түгел телевизор да юк иде, бик нык үзгәрде, алга китте бу дөнья дим, сезнең буынны нәрсә белән шаккатырырлар микән иңде дигән идем. Оныгым болай җаваплады: Без әти-әни кебек эшкә йөрмәбез инде, әби, өйдән дә чыкмабыз, кнопкага баскач кирәгенчә акча коелыр, кибеткә дә барасы булмас, алып килеп бирерләр, диде... Бу сүзгә сөенергә дә, көенергә дә белмәдем». Чыннан да, тормышның ачысын-төчесен татыган, иң мөһиме хәрәкәттә-бәрәкәт дип яшәгән буынны ялкаулар буыны алыштыра түгелме соң, ашаган ризыгыбыз симерүгә китерсә, интернет челтәрендәге уеннар, теләсә нинди әдәпсез кинофильмнар игътибарсыз, ваемсыз, тупас булырга күндерә. Болай дәвам итсә алдагысын кем белә...
Балачак – уйнар, көләр чак дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Шуңа да балалар бакчасында әйдәп баручы эшчәнлек булып уен санала. Уен төрләрен саный китсәң, ниндиләре генә юк, кулдагы бармаклар гына җитми: хәрәкәтле, сюжетлы, сүзле, сүзсез, җырлы-биюле, дидактик, кагыйдәле һ.б. Тик шунысы мөһим, нинди генә уен оештырсаң да, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу мәслихәт. Иҗади уеннан укуга әзерлек тә нәкъ шулай башлана. Балаларның сәламәтлегенә, эмоциональ иминлегенә һәм үз вакытында төрле яктан үсешенә зур игътибар бирелә. Акыл эшчәнлеге уен, физик күнегүләр белән чиратлаштырыла. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, ун-унбиш минутлык шөгыльләр саны арта барып, мәктәпкә әзерлек төркемендә ярты сәгатькә җиткерелә. Һәм, әлбәттә, андый төр дәресләрне балалар җиңел кабул итсен өчен, ял минутлары кулланыла.
Уеннардан тыш, рухи азык туплыйм дисәң, шәһәребездә күпме парк бар, китапханәләр кичке тугызга кадәр эшлиләр! Көндез эш белән мәшгуль булсаң, кичке якта, яисә ял көннәрендә балаңны ияртеп гаиләң белән барырга була. Юк, бармыйбыз, нигә азапланып йөрергә, кирәк икән китапның электрон вариантын табырбыз әле, дибез. Эшче халыкка уңайлы булсын өчен театр, концертлар биштә дә түгел, алтыда түгел, җиденче яртыда гына башлана, юк анда да бармыйбыз, телевизордан карарбыз, дип үз-үзебезне тагын алдыйбыз, тискәре гадәткә күндерәбез.
Гаиләң белән барып ял итеп кайтуга җитәме инде?! Юк китапны кулга тотып укуга да җитми. Бераз укыгач битен бөкләп, яисә тамгалап куясың да, әниеңә булышасың, кызыклы өзекләрен аларга да кычкырып укыйсың, башка авторларның әсәре белән чагыштырасың, эчтәлеген өйрәнәсең, әдәби багажың киңәя, телең шомара... Нәкъ безнең балачактагыча! Ә электрон вариантын эзләп табу өчен генә дә күпме күзеңне бетерергә кирәк, тагын экраннан текәлеп укырга кирәк! Сәламәтлеккә күпме зыян икәнен аңлый торып үзебездән-үзебез балаларны начар гадәткә этәрәбез. Ә инде күнеккән гадәтне үзгәртүе ай-һай авыр булуын бары тик эш узгач кына аңлыйбыз, терсәк якын әммә тешләп булмый. Кырык төрле сәбәп табабыз, янәсе эштән өйгә кайткач, чыгып китүе авыр, дип зарланабыз. Соң үзең бармасаң балаңны өйрәт, мәктәптән кайткач китапханәгә үзе барсын. Алар бит адым саен, һәрбер микрорайонның үз китапханәсе бар. Бераз интернет уеныннан аерылып торыр, мөстәкыйль булырга күнегер. Кичен өй мәшәкатеннән арына алмасагыз, ял көнендә бергәләп тапшырып кайтырсыз.
Юк, барлык гаиләләрне дә бер калыпка салып карарага ярамый анысы, араларында бергәләп театрга йөрүчеләре дә, китап укучылары да бар, Аллага шөкер, тик шунысы кызганыч – андыйлар ни әйтсәң дә бик сирәк... Әле ярый юклыкка борчылып, булганына куанып яшәүче өлкән буын вәкилләре бар.
Беркөнне автобус көткән арада, юл уртасында ни сәбәпледер, кая барырга белми туктап калган мәчене коткарырга ташландылар. Әлбәттә, алдан ишарәләп, «прәс-с-с» дия-дия өркетеп карадылар үзен, тик файдасыз, дүрт аяклы җан иясе урыныннан да кымшанмады. Светофорның яшел утын көткән машиналар дәррәү кузгалгач, уйлап та тормастан, бичара мәчене таптатмас өчен әбиләр юлга чәчелде. Бәлки күрә торып шоферы да йорт хайванын таптатмас иде, тик эш анда түгел шул. Япь-яшь малай кызларның исе дә китмәве гаҗәпләндерде. Хәер, алар ул күренешне күрми дә, аңламый да калдылар ахрысы. Әбиләр әйтмешли, һәрберсе үз телефонына кадалган иде. Мәче түгел башка нәрсә булса да, уйлап та бирмәсләр...
Юл дигәннән юлны аркылы чыгу өчен дә игътибарлы булу кирәк ич. Телефонга текәлмәсәң дә таманга туры килә. Элек уң яисә сул якка карау җиткән булса, бүгенге көндә бу гына бик аз, бәла-казага юлыкмыйм дисәң, аеруча уяу булу кирәк. Машинаның берсе туктаса, икенчесе туктамаска да бик мөмкин! Гарантия юк! Руль артындагы адәм дә шул интернет уеннарын уйнап үскән эгоист булуы бик ихтимал. Аллаһ сакласын, андыйлар юлда йөрүне дә уен итеп кабул итәрләр, бәрдерсәләр дә үзләрен гаепле санамаслар. Элек борынгылар әйткән «Урлаган кеше бер, урлатканы мең гаепле» дигән әйтемне бераз үзгәртеп, «Сәламәтлеккә зыян салган кеше бер гаепле, ә үз сәламәтлеген сакламаганы мең гаепле» дип әйтергә кала. Әйдәгез уяу булыйк, интернет тозагына эләкмик, күбрәк саф һавада йөрик, табигать матурлыгына хозурланыйк, тирә-юньгә игътибарлы булыйк, күбрәк китап укыйк. Яшь буынның бәхете дә, сәламәтлеге дә безнең кулда – шуны истән чыгармыйк!
Нурзия МИРХАЗОВА.

Фото Н. Мирхазованың архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: