Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Инспектор – җәза бирүче генә түгел»

31 майда эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә һәм Кама Аланында 16 инспектор хезмәт куя. Наҗия Гыйздәтуллина (фотода) 22 ел балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор вазифаларын үтәгән, хәзер – лаеклы ялда.

Көтмәгәндә урнашты

Наҗия ханым үзе Саба районыннан, Яр Чаллы шәһәрендә педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укыткан.
«Узган гасырның 90нчы еллары... Мәктәптә хезмәт хакы түләмиләр. Бервакыт ирем кайтты да, Яр Чаллының балигъ булмаганнар белән эш бүлегенә педагогик белеме булган инспекторлар кирәклеген әйтеп, шунда урнашырга тәкъдим итте. Дөрес, кечкенә чагымда «милиция булам» дип хыяллансам да, соңрак бу хакта уйламадым. 1996 елның июнендә эшли башладым», дип искә ала ул.
Караклык заманы – транспортта, кибеттә, тукталышта үсмерләр кулы сумкаларга, кесәләргә керергә генә тора. Һәм һәрвакыт бер үк кешеләр тотылган. Наҗия ханым алардан үзе дә берничә тапкыр зыян күргән. Токсикомания да киң таралган: аларны киемнәренең озын җиңнәре буенча танып булган. Җиңнәренең эчке ягына «Момент» клее сылап, шуны иснәп йөргәннәр. 1999 елда Наҗия Гыйздәтуллина гаиләсе белән Түбән Камага күченгән.

Урамда таныйлар, рәхмәт әйтәләр

Наҗия ханым, инспектор җәза бирүче генә булырга тиеш түгел, дип саный. Әйтик, исерек килеш китергәннәрне компьютердан тикшергән: бала «чиста», тәртипле гаиләдән, ялгышлык белән эләккән, үкенгәнлеге күренә, өстәвенә гомерен хәрби хезмәт белән дә бәйләргә тели. Андыйларга беркетмә төземәгән, алар башка эләкмәгән дә.
Кыек юлга баскан үсмерләр күңеленә дә ачкыч таба белгән Наҗия Гыйздәтуллина. Үзе әйтүенчә, алар белән кайчак әни буларак та сөйләшкән. «Бер баланы әле дә хәтерлим. Үзе акыллы, тәртипле, яхшы гаиләдән, әмма телефон урлап тотылган. Аны шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Сөйләшә торгач, караклыкка әнисенә үч итеп барганлыгын сөйләде. «Әни мине аңламый, әти белән аерылып, башка абый белән очраша. Ә ул миңа ошамый», ди. Әнисе яшь икәнен, аңа терәк, ярдәмче кирәк булуын аңлаткач, җайланды. Әнисе килеп, рәхмәтләр әйтте», – ди Наҗия ханым.
Вакытында күргән чаралар, баланы аяныч киләчәктән саклап кала ала. Бер 15 яшьлек үсмер урламый да, хәмер дә кулланмый, әмма якыннарына зыян китереп тора, бервакыт шкафтагы киемнәрне кисеп бетергән. Әнисе белән киңәшләшкәч, инспектор документлар җыеп, аны махсус училищега озаткан. Малай 18 яше тулып, яхшы якка үзгәреп кайткан, эшкә урнашкан, өйләнгән. Югыйсә, әнисе башта бик кайгырган булган.
Гомумән, урамда Наҗия ханымны еш таныйлар, кайчандыр исәптә торган үсмерләр – инде җиткән егетләр, ирләр килеп исәнләшәләр. Берсе бер- вакыт янына килеп: «Наҗия Хәлиловна, хәтерлисезме, сез миңа «кеше әйберенә тимә, урлама» дип әйткән идегез? Ә мин тыңламадым, эләгеп, төрмәдә утырып чыктым, өйләндем, балам бар, әйбәт яшим, әмма сезнең киңәшләрегезне һәрвакыт исемдә тотам», – дигән.

Ата-ана тәрбиясе кирәк

Балалар белән авыр булса да, аларның ата-аналары белән тагын да кыенрак туры килә. «Күп очракта гаиләдәге мөнәсәбәт, тәртип, тәрбия баланың киләчәгенә тәэсир итә», – дигән фикердә Наҗия Гыйздәтуллина. Әти-әниләрнең кайберләре хәмер белән мавыгып, балаларына карата битараф: өйләрендә йокларлык урын-җир, ашарга ризык юк. Икенчеләре исә, киресенчә, тәртипсез балаларын яклап, каршы киләләр.
Наҗия ханым озак вакыт Вахитов урамындагы гаиләләр һәм балалар белән эшләгән. Андагы тулай торакларда ул вакытта фатирларын бурычларын түләр өчен сатып күченгән кешеләр, хәмер белән мавыгучылар яшәгән. Андый гаиләләргә барганда, инспектор үзе белән сумкасына печенье, конфет та, хәтта балаларга кием-салым да алган. Ата-ана исереп йоклап ятса, «Веста» хезмәткәрләрен чакыртканнар, балаларны «Балкыш»ка озатырга туры килгән.
«Әти-әни нинди генә булса да, балалар аларга тартыла дигән сүз дөресме?» – дип сорагач, Наҗия ханым бер очракны искә төшерде. «Чәбия урамында биш баласы белән бер әни яши иде. Үзе эчә, тиешле тәрбия, карау, ашату-эчертү юк. Бервакыт өйләренә балаларын приютка алып китәргә дип баргач, барысы да бәдрәфкә кереп яшеренгәннәр, алып китә алмаганнар. Бер ел узгач анда миңа тагын барырга туры килде. Әниләре чыгып киткән, өйләрендә ашарга юк. Боларны «Балкыш» приютына алып китәргә кирәк. Ничек җыярмын, кача башласалар, нишләрмен, дип курыктым. Әмма «киенегез» диюгә, шунда ук киенеп куйдылар, документларын да китереп бирделәр. Шулкадәр туйган булганнар икән!» – ди Наҗия Гыйздәтуллина. Шуннан соң, ул балалар судта әниләренә кире кайтудан баш тартканнар, аларны туганнары үзләренә алганнар. Мәктәптә дуслар тапканнар, укулары әйбәтләнгән, абый-апасына «әти-әни» дип дәшәләр икән.
Әти-әниләр арасында тавышланып, «прокуратурага барабыз», дип янаучылар да булган. Судка биреп, комиссиягә киткән беркетмәне бетертүче ханымны инспектор әле дә хәтерли. Балаларга кышын кичке сәгать 10нан соң, ә җәен 11дән соң урамга чыгарга ярамый, дигәч тә, «ул подъездда гына торды бит» дип акланучылар бар. Әмма яклап, балаларына начарлык кына эшләгәннәрен аңламый андыйлар. Хокукларын беләләр, ә бурычлары турында оныталар.

Эшен әле дә сагына

«2000нче елгы үсмерләр 90нчы елгы үсмерләрдән аерыламы?» – дигән соравыма Наҗия ханым: «90нчы елларда балалар хокук сакчыларыннан куркалар иде, аларны ихтирам иттеләр. Үзләренә кул салучылар да сирәк кенә булгалады. Хәзер интернет заманы булгангамы, әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар, тәрәзәдән дә сикерәләр. Бүген үсмерләр ихтирам, оят дигән нәрсәне белеп бетерми, «прокуратурага барам» дип тә кычкыра ала. Әти-әниләргә дә хокук сакчыларына үчләнергә түгел, ә балаларының төне буе компьютерда нишләгәнен белергә, кемнәр белән аралашканын ачыкларга кирәк», – дип җавап бирде.
Наҗия Гыйздәтуллина «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган, I һәм II дәрәҗә «Хезмәттә аеруча тырышлык өчен» медальләре, «Балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспектор» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Ул лаеклы ялга 2018 елның мартында майор дәрәҗәсендә чыккан. Эшен әле дә сагынып яши, автобуста Вахитов урамы яныннан узганда, кайчандыр кергән тулай торакларны күреп: «Тикшерәләрме ул гаиләләрне, балалары үзләрен тәртипле тотамы?» – дип сызланып куя. Исәптә торган гаиләләрнең әниләре, әбиләре шалтыратып, киңәш сорый. Урамда хуҗасыз торган велосипедларны күрсә, урлауларыннан куркып, туктап, ярдәм йөзеннән хуҗасы чыкканын көтеп тора.
«Эшемне һәрчак беренче урынга куйдым, әниләрнең, балаларның танулары, рәхмәт әйтүләре – хезмәтемә иң зур бәя», – ди Наҗия Гыйздәтуллина.

Булат Нәбиуллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев