Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Индексация сакланачак

«Пенсиядә булсам да, әлегә эшлим. Күптән түгел танышларым: «Ел ахырына кадәр эштән китмәсәң, индексацияләрсез каласың», – дип куркыттылар. Хәзер нәрсә эшләргә дә белмим. Бу хәбәр дөресме? Наилә Закирова».

Сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса СЕМЕНОВА җавап бирде:
– Чыннан да, мондый куркыныч хәбәр таратыла. Әмма бу – ялган. Закон нигезендә, эштән чыккан пенсионер пенсиясен эш вакытында җыелган барлык индексацияләр белән алачак. Исегезгә төшерәбез: 2016 һәм 2017 елларда эштән китүче пенсионерларга индексация өч ай узгач кына түләнде. Быел Пенсия фонды 2017 елда эшләгән 22 мең пенсионерның иминият пенсияләрен яңадан исәпләде. Нәтиҗәдә, әлеге кешеләрнең пенсияләре август аенда артты. Яңадан исәпләүгә узган ел иминият взнослары түләнгән картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучылар кергән. Яңадан исәпләнгән пенсия күләме пенсионерның хезмәт хакына да бәйле. Максималь өстәүләр 3 балл тәшкил итә. 
Шикле очраклар турында ТР Пенсия фонды бүлегенә (843) 27-9-27-27 номерына шалтыратып әйтүегез сорала. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев