Туган як

Илһамлы авыл

Илһам ага Шакиров белән ярты гасыр буе аралашып яшәсәм дә, нишләптер, аның туган авылы Яңа Бүләккә барып чыгарга туры килмәде. 1968 елны Мәскәүдә укыган чакта, ул мине тулай торактан эзләп табып, беренче җырым «Дулкын»ны сорап яздырткан иде. Аннары аның белән уртак җырларыбыз «Бер алманы бишкә бүләек», «Таң җыры» һ.б. дөньяга килде. Кыскасы, ул мине, беренче китабы да чыгарга өлгермәгән яшь шагыйрьне, кулымнан җитәкләп җыр дөньясына алып кереп китте.

Менә бүген, шул елларны искә төшерә-төшерә, Яңа Бүләккә таба барам. Үзем барам, үземнең күңелемдә аңлатып булмый торган шом... Нинди авыл икән ул Яңа Бүләк? Илһам аганың илаһи җыр-моңнарына гашыйк булып яшәгән күңелем аның туган авылын шулай ук сокланып кабул итәрме? Әгәр мине анда җимерек һәм ташландык йортлар, билдән сазлы урамнар, төксе кыяфәтле кешеләр каршы алса, нишләрмен?
Сарман юлыннан Яңа Бүләккә кереп китә торган юл чатына җиткәнче, күңелемнән шундый уйлар китмәде. Мине озата баручы район җитәкчесе Фаил Камаев шулчак машинасын туктатты да, юл читендәге мәһабәт стелага күрсәтте. Иң өстә – Илһам аганың бронзадан зәвык белән ясалган сурәте, аннан астарак – музыка эмблемасы, ә иң аста – тулы башаклар көлтәсе уелган бу стелага җырчының бөтен биографиясе, тормыш һәм иҗат юлы сыйган кебек. Ә тирә-юньдә, шушы манзараны дәвам итеп, мул башаклы бодай басулары, офык читендә иксез-чиксез урманнар җәелеп ята.
– Әйдәгез, Яңа Бүләккә киттек, – диде шулчак район башлыгы.
– Илһамсыз Яңа Бүләккә, – дип моңсу гына өстәп куйдым мин, җырчыбызның әле күптән түгел бакыйлыкка күчүенә ишарә ясап.
Фаил әфәнде миңа күтәрелеп карады да:
– Алай димәгез, Илһамлы Яңа Бүләк ул! Киләчәктә дә шулай булачак!
Авылга җитәрәк уңга борылып «Илһам чишмәсе»нә туктагач, аның никадәр югары сәнгати осталык белән, күңел җылысын салып төзелгәнен һәм бизәлгәнен күреп, минем икеле-микеле уйларым әкренләп тарала башлады.
– Илһам чишмәсенең җир астыннан ургылып чыккан шифалы суы беркайчан да бетмәс, чишмә тавышы беркайчан да тынмас, – дип пышылдады янәшемдәге авыл агае.
Яңа Бүләк авылы урман эчендә утыра икән. «Илһам аганың карурман моңы нәкъ менә шушында яралгандыр», – дип уйлап куйдым мин.
Авылның иң матур җирендә ике катлы Илһам Шакиров музее төзеп куйганнар. Шулчак музейның икенче катындагы балконыннан Илһам ага җыры, аның авазы яңгыраган кебек булды. Баксаң, балконга басып, Илһам аганың абыйсының олы улы Флер шулай моңлы итеп җырлый икән.
Әле генә район көче белән ремонтланган, яңартылган музейны соклана-соклана карап чыккач, янәшәдәге мәктәпкә дә кагыласы иттек. Президентыбыз фәрманы белән анда ремонт эшләре башланган, 1 сентябрьдә төгәлләнергә дә тиеш икән.
– Илһамлы авыл шулай музейлы да, мәктәпле дә булырга тиеш, – дип раслап куйды авыл башлыгы.
Урамның як-ягындагы төзек йортларга, капка төбендәге затлы машиналарга күз ташлый-ташлый мәдәният йортына килеп җитүебезне сизми дә калдык. Ә анда зал тулы халык безне көтеп тора иде инде.
Сүз остасы, язучы һәм музыкант Алмаз Хәмзинның өч сәгатьлек концертын халык йотлыгып тыңлады, алкышларга күмде. Концерт номерлары арасында Илһам ага турында истәлекләр дә сөйләнде, аңа багышланган шигырьләр дә укылды. Авыл кешеләре җитәкчеләргә үз гозерләрен дә җиткерде.
– Авылга керүче юлны рәтләргә иде. Клубыбыз да бик искерде инде, Илһам Шакиров авылын карарга килгән кешеләргә күрсәтергә оят, – диде арадан берсе.
– Музеебыз бик матур, әмма аның хуҗасы да, статусы да, штатлары да юк, – дип өстәде икенчесе.
Бу сүзләрнең хаклыгын белгәнгә күрә, район җитәкчесе дә каршы сүз әйтмәде, «эшләргә тырышырбыз», дип кенә куйды.
Концерт-очрашу тәмамлангач та авыл халкы таралышмыйча, әле шактый вакыт безне җибәрми торды. Сорауларның күбесе авылның киләчәге һәм Илһам ага Шакиров турында иде.
– Яңа Илһамнар дөньяга килсен өчен авылны сакларга, авылны якларга кирәк! – дип, кул болгап озатып калды алар безне.
Без төн карасын машина уты белән бораулый-бораулый район башлыгы белән шактый вакыт сөйләшмичә, тын гына кайттык.
– Татар җырын Илһам Шакировсыз күз алдына китереп булмаган кебек, татар халкының киләчәген дә Яңа Бүләк кебек татар авылларыннан башка күз алдына китереп булмый торгандыр, – дип тынлыкны бозды Фаил Мисбах улы.
– Бүгенге көндә татарның үз телендә уйлый һәм сөйли торган милли шәһәрләре юк. Моңа кадәр телебез, динебез, гореф-гадәтләребез дә, нигездә, авылда сакланды. Ә киләчәктә ничек булыр? Авылларыбызны нинди язмыш көтә? Шундый хәвефле уйлар белән, мин Яңа Бүләккә курка-курка гына килгән идем. Ә Яңа Бүләк бетәргә җыенмый, ул чыннан да Илһамлы авыл икән, – дидем мин саубуллашканда.
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: